|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.07.2020 Җәмгыять
Хәбиб Нурмөхәммәтов әтисе үлгәннән соң беренче тапкыр комментарий бирдеДанлыклы көрәшче Хәбиб Нурмөхәммәтовның әтисе - тренер Габделмәннап Нурмөхәммәтов 3 июль көнне вафат булды. UFC чемпионы әтисе Габделмәннап Нурмөхәммәтов аны тормышта бөтен нәрсәгә дә өйрәтте, дип белдерде. "Синең җитмәссең, әти. Син әти дә, дус та, абый да, тренер да булдың. Син мине барысына да өйрәттең. Ышанам, син минем белән канәгать булырсың", - дип язган спортчы үзенең инстаграмында.
Моңа кадәр "Матбугат.ру"да Габделмәннап Нурмөхәммәтовның 15 апрельдә Махачкалада госпитализацияләнгән булуын язган идек.
Соңрак тренерда пневмония ачыклана. Коронавируска да тест биргән, әмма нәтиҗәләре турында хәбәр ителми.
13 майда өлкән Нурмөхәммәтовның Мәскәү хастаханәләренең берсендә авыр хәлдә булуы билгеле булды. Комага китүе турында да яздылар. 18 майда ТАСС агентлыгы, үз чыганагына сылтама белән, тренерның үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылуы турында хәбәр итте. Шул ук көнне Хәбиб Нурмөхәммәтов әтисендә коронавирус булуын раслады.
--- |
Иң күп укылган
|