Ямьле җәй айлары. Арча районы Түбән Аты авылыннан укучыбыз җибәрде.
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2020 Экология
«Елан тешләгәннән түгел, аны күреп йөрәк өянәгеннән үләрлек куркам» – «Матбугат.ру»га җибәрелгән куркыныч ВИДЕО“Матбугат.ру” инстаграмы шул кадәр актив ки, анда көн саен Татарстанның төрле районнарыннан кызыклы видеолар җибәреп торалар. Чираттагы видео – Арча районы Түбән Аты авылыннан. Кап-кара елан койма өстендә ята. Бер ягы – урам ягында, икенче ягы бакча ягында. Карап торышка шактый куркыныч күренеш. Елан 2 метрдан да ким күренми, ә бәлки артыграктыр да. Быел еланнар бик күп очрый диләр. Әмма елгаларда, кырларда очрый. Өй тирәсендә елан күрү исә әллә ничек. “Бу елан төнлә өйгә кермәс дип кем әйтер?” – дип яза укучыбыз.
«Елан тешләгәннән түгел, аны күреп йөрәк өянәгеннән үләрлек куркам,» – дип яза икенче берәү.
Әмма комментарий калдыручылар арасында “Красавец” дип сокланучылар да бар. Шулай да сак булыгыз мондый «красавец»лардан.
«Матбугат.ру» инстаграмына язылыгыз инде, әйтмәгән саен: https://www.instagram.com/matbugat/
Теге видео:
--- |
Иң күп укылган
|