|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.07.2020 Җәмгыять
Ильяс Халиков: "Монда коену, бәлки, бер ияләнгән кешегә чәй эчкән төсле генәдер, тик бу минем өчен түгел"Казандагы Зәңгәр күлне уникальлеге турында күпләр белә. Соңгы вакыт төрле сүзләр чыкты. Бу күлдә коенырга ярамый дигәннәрен дә ишеткән бар. Галимнәр чаң суга: «Зәңгәр күлдә коенырга ярамый!», дип язып чыкты "Ватаным Татарстан" газетасы. Журналист Гөлгенә Шиһапова Ильяс Халиковның да бу турыда фикерләрен белешкән. Дини җырлар башкаручы Ильяс Халиков сүзләре: – Мин анда бер генә тапкыр бардым. Башка кирәксенмәдем. Фәрит Мифтахов кызыктырды да мин дә йөзеп карамакчы булдым. Бәлки, гел коенсаң, организм ияләнәдер, рәхәттер дә. Тагын шунысы бар – салкын суда коенып, авырып китәргә дә мөмкин. Монда коену, бәлки, бер ияләнгән кешегә чәй эчкән төсле генәдер дә инде ул. Тик бу минем өчен түгел.
--- |
Иң күп укылган
|