поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
14.07.2020 Медицина

"Күпме күз яшьләре түгүемне, улымның сызлануларын бер Ходай гына белә"

Казан шәһәре 7нче хастаханәнең кан тамырлары хирургиясе бүлегендә эшләүчеләргә рәхмәт сүзләрен ирештерәсем килә. Минем улым, Хафизов Раил, бу хастаханәнең алтын куллы табиблары кулына килеп эләккәнче, күпме операцияләр, әрнү-сызланулар, йокысыз төннәр, күз яшьләре кичерде, савыгам дип барып, күпме сәламәтлеген югалтты.

Аңа бер-бер артлы алты операция булды! Шуның кадәр операция ясалып та, улымның хәле бер дә яхшырмады. Алда безне тагын да аянычлырак хәл көткән икән. Бу юлы (10.09.2019 ел) улымны Казан шәһәренең 5нче хастаханәсенә салдылар. Монда аякка тамырлардан кан бармый дип, улымның уң аягын – тездән, ә сул аягын үкчә ягыннан аз гына калдырып кистеләр. Ә баламның сәламәтлегендә уңай якка бер үзгәреш тә күренмәгәч, табиблар 2 аягын да бот төбеннән кисәргә дигән карар чыгардылар. Без, бу карар белән килешмичә, ачык җәрәхәтләр белән, Раилне өйгә алып кайттык. Бу вакыт эчендә минем күпме күз яшьләре түгүемне, улымның сызлануларын бер Ходай гына белә.
 
Менә шундый авыр хәлдә, 2020нче елның февраль аенда, 7нче хастаханәнең кан тамырлары бүлегенә килеп эләктек тә инде. Монда улыма бүлекнең баш табибы Хәлилов Илдар Гали улы һәм табиб Закирҗанов Наил Ринат улы операция ясадылар. Операция уңышлы булды: аякка тамырлар буенча кан китте һәм шуның нәтиҗәсендә, аякның калган өлеше саклап калынды. Раилнең хәле көннән-көн яхшырды. Бүгенге көндә инде улым өйдә, әкренләп алга бара, уң аягына протез киеп, аякка басты. Бездә тагын күз яшьләре… Ләкин бу юлы инде, улымның аякка басуын күреп, мин шатлыктан елыйм.
 
Илдар Галиевич һәм Наил Ринатович белән бергә, бу бүлектә эшләүче барлык шәфкать туташларына, аеруча, бәйләвечләрне алыштырып торучы шәфкать туташы Ингага, медбратлар Димага, Искәндәргә рәхмәтебезне белдерәбез.
 
Алтын куллы, белемле, тәҗрибәле, кешелекле табиблар һәм шәфкать туташлары эшли 7нче хастаханәнең кан тамырлары хирургиясе бүлегендә!
 
Инде яшәүгә көче, сәламәтләнүгә өмете сүрелеп барган баламның күңелендә ышаныч уятып, өмет чаткылары кабызып, тәмле телегез, алтын кулыгыз белән улымның аягы белән бергә гомерен дә саклап калдыгыз, без шушы шатлыклы мизгелләрне күрсен өчен күпме көч куйдыгыз! Сезнең алда баш иям, гаиләм, улым исеменнән бик зур рәхмәт Сезгә!
 
Рузалия ХАФИЗОВА,
 
Биектау районы, Коркачык станциясе

---
Матбугат.ру
№ --- | 14.07.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»