поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 10.05 "Муса.Моабит". Кариев театры, 13:00 / 18:30.
  • 11.05 "Кәҗүл читек". Кариев театры, 13:00.
  • 11.05 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00.
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
09.07.2020 Җәмгыять

Лилия Садыйкова: Гомер буе шушы дисбе белән дәваладым...

“Мин Борай авылында туып-үскәнмен. Дүрт яшьтә мәрткә киткәнмен. Эзләгәннәр, таба алмаганнар. Бәрәңге алган вакыт булган. Уянгач кеше күрмәгән әйберләр күрә башладым. Зират янында көтү көткәндә, монда йортлар булачак”, дия идем. Чынлап та, зират янында хәзер урамнар барлыкка килде, өйләр төзеп керделәр”...

Борай авылында яшәүче Лилия Ясәви кызы Садыйкова үзе турында шулай дип сөйләде. Гадәти булмаган кызыкай мәктәпне тәмамлагач, Себер якларына чыгып китә һәм 40 ел гомере анда үтә. Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр, 35 ел акушер-гинеколог булып эшли.
 
Бу тормышта мин кыенлыкларны күп күрдем. Әниебез өч кыз белән тол калды, 1972 елда пионерия көнендә әтиебез гүр иясе булды. Үзем медицинада эшләдем, гомер буе кешеләр дәваладым. Кулымнан бер җылы көч көлә, мин аны адлата алмыйм. Аллаһы Тәгалә биргән көч ул, - ди Лилия апа. – 1982 елда сарай башыннан егылып төштем. Беренче группа инвалид бирделәр. Догалар, гимнастика белән үземне аякка бастырдым...Мең-мең рәхмәтлемен Аллаһы Тәгаләмә!
 
Лилия апа үзендәге бу сәер сәләт белән яшәргә өйрәнгән. “Зиратларга барам, әрвахларга утырып дога кылам. Сөйләшәм”, - ди ул. Лилия апа сәяхәт кылырга ярата, бик күп илләрдә булган, үзе кебек дәвалау көче булган кешеләр белән очрашкан. Бер тапкыр аны “Битва экстрасенсов” тапшыруына да чакырганнар. “Өстәлгә тартмалар тезелгән иде. Эчендә ни икәнен әйтеп бирергә тиешсең. “Нигә зираттан алдыгыз бу җирне? Кайдан алдыгыз, шунда кире итеп куегыз!”, - дидем дә борылдым да чыгып киттем. Мине эзләп йөргәннәр, әмма мин кире әйләнеп кайтмадым. Мин алдашуны яратмыйм, дөнья дөреслек белән барырга тиеш”, - ди ул.
 
“Миңа сәламәтлек кенә кирәк. Ут-күзләрдән, яман сүзләрдән, дошманнардан сакла, Раббым, дип догалар кылам. Аллаһус-Самәд, дип йөрегез, Ул Бөек, Бердәнбер, бөтен бәлаләрдән саклый. Бары тик Аллаһтан гына сорарга кирәк ярдәмне. Бирә ул!
 
Аллага шөкер, динлебез, иманлыбыз. Ирем дә, кызларым да мәчеткә йөриләр, намаз укыйбыз. Нәселебез укымышлы, Аллаһка шөкер, начар юлда йөрмәдек.
 
Шушы дисбем белән дәваладым гомер буе. Шушы дисбемнән аерылганым юк. Халык табибы дигән документым бар. Санкт-Петербургта укыдым, анда бик сирәк кеше генә керә һәм укый ала.
 
Кешедә бозым бар икән, аны бозым дип әйтергә ярамый. Бозымны җиде азан чыгара. Җиде азан белән кешене аякка бастырып була. Белгән муллага барырга кирәк. Дәваланыгыз, азактан терсәкне тешләсәң дә бернишләп булмаячак”.
 
Күз тию дигән куркыныч күренеш бар. Бигрәк ямьсез кеше бу дип карасаң да, күз тия ала. Күз тиюләрнең төрлесе бар. Кемнәрнеңдер күзләре җиңел, вакытында чыгармаган очракта, кайберәүләрнеке үлемгә дә алып бара. Күз тию генә түгел, зәхмәт дигән әйбер дә бар бит. Чокыр-чакырлар арасында да йөрергә туры килә, теләсә кая барып утырырга да мөмкинбез. Ышансак-ышанмасак та, җеннәр бар, һәм кайвакыт без аларның өсләренә басабыз. Шуның аркасында аягыңны йә кулыңны авырттырып калдырасың – бу зәхмәт була да инде. «Әлхәм» белән «Колһуаллаһ» догасын укырга кирәк. Алар бик булыша. Аннары кеше күп булган урыннарда йөреп кайтканнан соң, начар энергияне бетерү, күз тиюләрдән котылу өчен, тәнеңне бисмилла әйтеп, тоз белән ышкырга, аннан соң су белән юып төшерергә кирәк, ди Лилия апа.
 
Дәвалаучы янына тормыш кора алмый интеккәннәр дә килә икән. Лилия апа андыйларның бәхетләре бәйләнгән була ди. Ә моңа беренче чиратта кеше үзе гаепле була: кемнәрдер гомер буе «мин ямьсез, миннән булмый инде, миңа юньле кеше очрамас инде» дип яши бит.
 
– Андыйларның бәхет юлларын ачып җибәрәм. Гомумән, килгән бер кешене дә борып җибәрмим. Миңа ышанмаганнарны да карыйм. Соңыннан килеп, үзләре үк рәхмәт әйтеп китә. Мин дәвалаган өчен беркемнән дә акча сорамыйм, – ди дәвалаучы.
 
Коронавирустан һәм башка зәхмәт чирләрдән менә шушы доганы укырга кирәк:
 
Бисмилләәһир рахмәнир рахиим. Аллаһүммә иннии әгүзүбикә минәлбәраси үәлҗүнүни үәлҗүзәәми үә мин сәййи-иль-әскаам.
 
Мәгънәсе:  
 
Раббым, мин Синнән махау авыруыннан (проказа), акылсызлыктан, лепра чиреннән (хроник йогышлы авыру) һәм башка начар авырулардан саклавыңны сорыйм” .   Әбү Давыттан китерелгән хәдистә Пәйгамбәребезнең йогышлы чирләр, эпидемияләр вакытында шушы доганы еш укуы әйтелә.
 
                                                     Эльвира Әсәдуллина.
 

---
Өмет
№ --- | 09.07.2020
Өмет печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»