поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
09.07.2020 Ана теле

Ана теле: Сингармонизм – сузык авазлар патшалыгы. Беләбезме?

Телебезнең төп законнарын Гыйбадулла Алпаров тәртибе белән барлауны дәвам иттерсәк, чираттагысы: “4. Сингармонизм. Бездә күп вакыт аваздаш сүзләр бер-берсеннән калынлык-нечкәлек белән генә аерылалар. Бездә бер сүзнең бөтен авазлары, кушымчалары белән бергә үк йә бөтенләй калын гына, йә бөтенләй нечкә генә әйтелү гадәте бар.

Башка телләрдәге кебек, бездә бер сүзнең эчендәге авазларның бер калын, бер нечкә булып, боргаланып әйтелүләре юк. Мәсәлән: кеше, кешедән, кешеләргә (бу сүзләр бөтенләй нечкә генә әйтелә); ал, алам, алырлар, алганлыктан (болары бөтенләй калын гына әйтеләләр)...” (Алпаров Гыйбад. Күрсәт. хезмәт, 30 бит).
   
Телнең башка законнары кебек үк, монысы да ап-ачык, кыска, катгый. Төп мәгънәсе: сүз йә нечкә, йә калын гына, “боргаланырга” ярамый! Закон икән, ул бүген дә гамәлдә булырга, һәркем тарафыннан бердәй, тайпылышсыз үтәлергә тиеш.
   
Тик, беренчедән, нигә ул көндәлек сөйләмдә төгәл үтәлми. Хәтта әдәби сөйләм үрнәге саналган Татарстан радиосы дикторларыннан берсе махсус, табыйб (дөресе), икенчесе мәхсүс, тәбиб, ди, өченчесе исә мәхсус яисә махсүс (табиб яисә тәбыйб), ди.
   
Икенчедән, нигә соң алайса әле гамәлдә катгый законның үтәлүен шик астына ала торган искәрмә, чыгармаларга юл куела?! Мәктәп укытучыларының болай аңлатканына юлыкканым бар: “Калынлыгы-нечкәлеге ягыннан сүзләр аерыла икән, алар бөтенләй үзгә мәгънәле берәмлеккә әверелә, диләр дә: бара-бәрә, бул-бүл, оч-өч, тоз-төз, кыр-кер, таба-тәбә һәм башка мисаллар китерәләр. Шул ук вакытта алар үзенең сөйләмендәге, укучыларның көндәлек сөйләмендәге калыклык-нечкәлек ягыннан төрле булып та мәгънәләре белән синонимнар, ягъни бер мәгънәле  сүзләр тәшкил иткән акрын-әкрен, ачы-әче, ачкыч-әчкеч, сыпыру-сеперү, торгызу-тергезү, ябышу-ябешү, миңа-миңә һәм башка бик күп очракны читләтеп үтәләр, аңлатып-төшендереп бирмиләр.
   
Канун бәлки Г.Алпаров заманыннан соң үзгәргәндер, дип шөбһәләнүчеләргә, мәсәлән, профессор Ф.Сафиуллина фикерен җиткерергә була: “Төрки телләрдә сузыклар ярашуы хәтта закон дәрәҗәсендә булып, сингармонизм законы дип йөртелә: кайткалаштырганнармы, киттерттергәннәрдер”.
   
Чыннан да, закон дип танылган икән, димәк, ул – татар теленең, татар сөйләменең барлык очракларында да, бернинди искәрмәсез, һәркем тарафыннан да бердәй үтәлергә тиешле катгый кагыйдә. “Боргалану” – аны үтәмәү дигән сүз. Моның янә бер сәбәбе –  ул, мөгаен, шушы таләпне чыннан да катгый үтәлергә тиешлеген закон дип аңлап, танып бетермәүдәдер. Югыйсә, күрше генә районнарның берсендә кычыткан, икенчесендә кечерткән диелә, берсендә мәче, күршесендә мачы (абау–әбәү, айран–әйрән, байрам–бәйрәм һ.б.). Шушындый дистәләрчә берәмлеккә  бер очракта урынчалык күренеше (диалектизм) дип, икенче очракта бүтән, кардәш тел сүзе, аерым алганда, башкорт теле берәмлеге дип әдәби телдән читләтеп карарга тәкъдим ителә.
   
Аннары, бер үк җыелышта бер үк мөнбәрдән бер галим әмма, сәлам, бәла, дәгъва дип, язылганча укып азаплана, икенчесе саф татарча әммә, сәләм, бәлә, дәгъвә, ди. Газет битләрендә дә кичә сәхрә, хәләт, мөхит дип, бүген сахра, халәт, мохит дип язуларына юлыгып торабыз.
   
Без инде радиотапшырулардан мисаллар китерә башлаган идек. Янә бер тапшыруда тәҗрибәле генә дикторыбыз да стадильлашу, килька, тәбиблык һ.б. дип азапланды. Гәрчә халык үзе, законны нечкә тоемлап, килки дип, сөйләмен ятышлы итә бит.
   
Үзвакытында без радиотапшыруларга атналык күзәтү ясап, аларда сингармонизм законының еш бозылуына да игътабар иткән идек. Аяныч ки, бүген дә аларда бер үк текстта бер үк сүзне бер үк мәгънәдә ике төрле әйтү (акрын-әкрен, аз-әз һ.б.), шулай ук инде әйтелгән кимчелекләр бихисап. Ярар, ике вариантлык очраклары синоним дип кабул ителсен дә. Әмма һәр синоним мәгънә яисә хис төсмерен төгәлрәк белдерер өчен, ягъни стиль максатларында кулланыла бит, кайсы сүз беренче булып искә төшә, шуны әйтү түгел.
   
Ә бит радиотапшыруларның үзендә үк законны максатчан, иҗат итеп куллану очраклары да аз түгел. Әлеге күзәтү барышында чөермәс-чыермас, кытыклау-кетекләү, ымсыну-өмсенү, салынган-сәленгән һ.б. вариантлары ишетелде. Алар ярдәмендә сөйләмнең аһәңлегенә ирешелде. Менә шагыйрь Мөдәррис Әгъләм остазы Сибгат Хәким турындагы чыгышында :”...Бу сыйфат аның холкына бөтенләй ябешми...”, ди. “Бөтенләй” белән “ябышмый” гайре табигый булган булыр иде, чыннан да “ябышмаган” булыр иде.
   
Сингармонизм законын тиешенчә үзләштермәү, аны кулланудагы кыенлыкларны мәктәптә дә, фәндә дә, гадәттә, ике төп сәбәп белән аңлаталар. Беренчесе: татар телендә гарәптән, фарсыдан, урыстан кергән алынмаларның күплеге; бу телләрдә сингармонизм законының булмавы, шуңа күрә татар телендә аларның бу канунга буйсындыру шактый кыен булуы. Мәсьәләнең куелышы, әлбәттә, урынлы. Инде китерелгән мисаллар ук алынмаларны бу законга яраклаштыруның гади генә хәл ителмәвен күрсәтә. Бу үзе бер тикшеренү, күзәтү темасы. Бүгенгә исә без аңыбызда бер генә фикерне беркетеп калдырыйк: һәр алынма, – бернинди искәрмә, ташламасыз,– татарның сингармонизм законына буйсындырылырга тиеш!
   
Икенче сәбәп ул: язу белән әйтү арасындагы аерманы мәктәптә үк тоемларга, гамәлдә кулланырга күнектермәү. Үзен халык алдында сөйләргә хокуклы дип санаган җитәкче, укытучы, сәясәтчеләр, зыялылар да сәлам, дәгъва, әгъза дип сөйләүне бернинди гаепкә санамый, киресенчә, “әдәбилек”, “культуралылык” билгесенә саный. Бу хакта без генә дә инде кат-кат кисәтә киләбез. Тик нәтиҗәсе күренми. Моны закон каршында җавапсызлык дип танырга вакыттыр.
   
Бездә -кый, -хый, -дый дип калын әйтелешле кушымчалар, гарәп әлифбасына буйсынып, традицион рәвештә -ки, -хи, -ди дип тамгалана (тарихи, икътисади, Исхаки һ.б.). Андыйларны әйткәндә “колак торырга”, язылганча түгел, ә законга буйсындырып, калын әйтелергә тиеш. Күнегеп була бит инде – татарның әйтү әгъзәләре шуңа көйләнгән. Юк шул! Әнә Яуширмә (дөресе: Йәүширмә) мәктәбенең татар теле укытучысы, үзе үк Гаяз Исхакый музее директоры, язылганча Исхаки дип азаплана. Бүген безгә әйтелгәнчә язу юлыннан кыюрак барырга иде. “Иҗтимагый (дөресе: иҗтыймагый) дип күнегә алганбыз ич, ә нигә “икътыйсадый”га күнегә алмыйбыз?!
   
Охшаш мисалларны үз тәҗрибәгездән дә китерә аласыздыр. Уртаклаша торыгыз.
                                      Илдар Низамов,
              филология фәннәре докторы.

 


Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 09.07.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»