поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
06.07.2020 Могҗиза

Кем коткарды мине? (МОГҖИЗАНЫҢ ДА МОГҖИЗАСЫ)

Моннан ике ел элек энем үлгәч, директорыбыз бәйрәмнәрдә кем эшли дигән саен: “Мин, мин!” — дип, бик теләп ризалаша идем. Ничек тә эштә, кеше арасында булу, өйдә хәсрәткә батып утырмау ягын карый идем.

Шулай чираттагы бәйрәмдә, 23 февральдә, кичке унынчы яртыды эштән кайтып киләм, каршымдагы кафедан өч ир яшь кенә кызны сөйрәп чыгып, җиргә ектылар да, бик каты итеп кыйнарга тотындылар. Ир уртасы кешеләр, ә кыз бала яшь. Юлым шундый: уңга да, сулга да китәрлек түгел, нишләптер артка да китмәдем, шуларга таба барам да барам. Ике ир, мине күреп алып, каршыма чыга башлады. Берсе: “Безгә шаһитлар кирәкми”, — дип кычкырды, рус телендә әйтте. Ә мин барам. Үзем: “Беттем, бүген соңгы көнем икән”, — дип уйлыйм. Шулчак яныма авыр итеп сулап, шапылдап, кемдер килеп терәлде. Борылып карасам, алагаем зур эт, башы гына да кеше башыннан биш-алты тапкырга зуррак.
 
Инде ирләр миңа таба өчәү килә башладылар. Теге кыз җирдә хәлсез ятып калды. Шулчак янымдагы эт боларга ташланып, артларын таларга тотынмасынмы?! Тегеләр: “Нет, нет, нет!” — дип, абына-сөртенә и чабышалар...
 
Аннан эт мине өемә кадәр озата кайтты. Ничек шулай кинәт пәйда булды, кайдан чыкты, гомумән, эт булдымы ул, нәрсә булды — әлегә кадәр аңлый алганым юк. Урамга чыккач, каядыр барган-кайткан саен эзлим мин аны, тик шул көннән бирле күргәнем юк. Урамдагы сукбай этләрне, иясез песиләрне, яралы кошларны электән бик кызганам, аларны ашатам-эчертәм, хәлемнән килгәнчә ярдәм итәм.
 
Төнге куркыныч хәлне улыма сөйләгәч: “Әни, ул эткә ашарга чыгарып бирәсең бар иде”, — диде. Кая анда?! Артка борылып карарга да курыктым. Өйгә дерелдәп-калтырап кайтып кердем.
 
Мине коткаручы этне улым да эзләп йөрде әле, таба гына алмады. Бик матур иде ул, сөйләп аңлата да алмыйм. Рәсем ясарга яратам, күз алдыма китерә-китерә аның рәсемен дә ясадым. Улым: “Әни, Хозыр Ильяс пәйгамбәр шул кыяфәттә килеп коткарган сине”, — диде. Мин дә шулай дип уйлыйм. Могҗизага тиң хикмәтле хәл булды ул.
 
Гөлнур. Лаеш.
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 06.07.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»