|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.06.2020 Киңәш-табыш
Ильяс Халиков: “Безнең әбиләр – җиләк “бизнеследилары”. Җиләк сату безнең канга сеңгән”Татарстан болыннарында каен җиләге пешә. Кайбер районнарда инде чиләкләп җыялар, ә кайсыларында әле пешеп кенә килә. “Кайда җыясыз сез моны, бездә әле өлгермәгән”, - дип шакката кайберәүләр инстаграмдагы җиләк фотоларын күреп. Җырчы Ильяс Халиков та барган җиләккә. Җыеп кына калмаган, кызыклы хатирәләре белән дә уртаклашты. Ильяс Халиков: - Җиләк диеп әйтүгә, авылда җиләк сатып акча эшләү, мәктәп, студент еллары искә төшә дә куя. Әйе шул. Каен җиләген җыю түгел, кайда икәнен дә белми идек. Сатып кайткач, акчасына кызыгып урынын да таба идек, җиләген дә. Хәтерлим. Башта 5 литрлы чиләккә җыеп карадым. Аннары банка, майонез чиләкләренә салып җыю модага керде. Мактанып әйтә алам. Безнең әбиләр – заманында Вандовка авылы аша, Чистай шәһәре базарында җәй җиләк сатып йөргән Уразбахты “бизнеследилары”. Шуңа күрә миңа бу традицияне бәләкәй чактан яңадан дәвам итү авыр булмады. Башта Яке базарында, аннан үзебезнең авылдан чыгып М7 трассасында җиләк сату канга сеңгән! Бүген шул хатирәләр яңарды. Әммә монысы кышка, үзебезгә диеп җыелган җиләк! Сатуга түгел! Ә сез кайда җиләк җыясыз? Өлгердеме инде?
--- |
Иң күп укылган
|