поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
22.06.2020 Шоу-бизнес

Айдар Галимов: “Коронавирус кемнәрнедер яхшы яктан да ачты”

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов белән узып барышлый гына сөйләшкән идек. Бик фәлсәфи әңгәмә килеп чыкты. Аның белән бәхет, гаилә иминлеге, күз тию, начар энергетика турында сөйләштек. Әңгәмәнең тулы варианты газетада дөнья күрәчәк.

: Өйдә утыру вакыты нинди сабак бирде, Айдар абый?
 
– Беренчедән, дөнья без уйлаганча гына бармый икәнен аңлатты. Шундый хәлләр килеп чыгарга мөмкин, син аның белән килешәсең, һәрхәлдә, каршы бара алмыйсың. Коронавирус кемнең-кем икәнен дә, кемнең чынлыкта нинди икәнен дә күрсәтте. Начар яктан гына дип уйламагыз, кемнәрнедер көтелмәгән яхшы яктан да ачылды. Кем белә, бәлки бу безгә Ходай Тәгаләнең үзеннән килгән сабактыр. Уйланыр, тормышның, эшеңнең, коллективыңның, тамашачыларыңның кадерен белер өчен андый вакытлар да кирәк икән. Чынлап та, дөнья шулкадәр үзгәрчән. Аралашып та була, күрешеп тә, нәрсә телисең, кая телисең – шунда барып була дигән уйлардан да арындырды. Дөнья тукталып кына түгел, бикләнеп калды. Мондый хәлләрнең булганы юк иде әле. Баксаң, моңа да әзер булырга кирәк икән. Үткәрә белергә, түзәргә, нәрсәнедер читкәрәк куеп торырга кирәк. Төрле сабаклар алдык, саный китсәң, күп инде…
 
: Күңел тынычлыгын кайдан алырга?
 
– Күңел тынычлыгы, уйлап карасаң, бик зур нәрсә. Әллә нинди уңышларга ирешергә, әллә нинди байлыклар тупларга, шул ук вакытта күңелеңдә тынычлык булмаска мөмкин. Бу – зур бәхетсезек, уйлап карасаң. Эшлибез, чабабыз, ниндидер планкалар куябыз, шуңа ирешергә тырышабыз һәм шул вакытта күңел тынычлыгын югалтырга мөмкинбез. Аны кайдан алып була? Беренчедән, шөкер итәргә, булганына канәгать булырга кирәктер. Күрше тавыгы – күркә булып күренә дигәндәй, башкаларың тормышы читтән һәрвакыт яхшырак күренә. Каян беләсең, эчтә ниләр барын? Гаиләңнән, балалардан, тормышыңнан канәгатьләнү хисе булса, тормыш җиңелрәк була, миңа калса… Дога уку, Ходай Тәгаләгә ышану да, аңа буйсыну да күңел тынычлыгы бирә.
 
: Һәрбер әңгәмәдә бәхет турында сүз чыкмыйча калмый. Сезнең өчен бәхет ул нәрсә?
 
– Атаклы актер Вячеслав Тихонов бер фильмда: “Әгәр сине аңласалар, шул бәхет була”, — дигән иде. Актер Евгений Леонов исә, бәхет – иртән эшкә, кичен өйгә ашкыну булганда, дип әйткән. Өч ай буе карантинда утырып бер-береңнән туеп бетмәсәң, монысы да бәхет…(монысы инде уземнән, шаярып)
Мин, кеше бу тормышта үз урынын тапса, бәхетле була, дип әйтер идем. Аның өчен укырга, ниндидер юллар үтәргә, ниндидер ишекләрне ачарга, кайсыларын ябарга туры килә. Шул юлларны үтеп, үз урыны табыла. Шулай булганда үзең дә бәхетле, кешеләрне дә бәхетле итә аласың. Кеше үз урынында булмаса, үзе өчен дә, башкалар өчен дә җиңел булмый.
 
Әңгәмәдәш – Гөлинә Гыймадова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 22.06.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»