|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2020 Криминал
Улын гантель белән бәреп үтереп бетон белән катырып куйганДәүләт Думасыннан хәбәр итүләренчә, Галина Морозова “Справедливая Россия” партиясендә торган, Астрахань өлкәсе губернаторы каршындагы төбәкне социаль-икътисади үстерү стратегиясе буенча эксперт советына кергән булган, 2019 елда губернатор сайлауларында катнашырга үз кандидатурасын күрсәтергә теләгән, әмма аны теркәүдән баш тартканнар. 2020 елның 4 мартында Морозованың 12 яшьлек улы югала. Әнисе аны мәктәпкә укырга китте һәм кайтмады, дип гариза яза. Полиция белән волонтерлар дүрт айга якын эзлиләр. 12 яшьлек малайның гәүдәсе Морозованың абыйсының подвалында бетон астыннан табылган. Тикшерүчеләр фаразынча, хатын улының башына гантель белән сугып үтергән һәм аннан яшереп куйган. Гаилә исәптә тормаган булган. Әмма хезмәттәшләре хатынның башы белән проблемалары бар иде, дигән.
Гаепләнүченең кызы исә бу хәлне ничек аңлатырга да белми. Ул башкалар белән бергә туганын эзли, чын күңеленнән аны исән, табылыр дип өмет итә.
Фото: ru.newsbot.press
Автор : Әсәдуллина Эльвира
Чыганак: ТАСС
--- |
Иң күп укылган
|