|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.06.2020 Мәдәният
VI "Нәүрүз" Халыкара театраль-белем бирү форумы үзенең эшен дәвам итә (ВИДЕО)«Театрның сәнгати-кую бүлеге эшчәнлеге» секциясенең җиденче дәресендә Леонид Чёрный "Театр конструкцияләрен санау: ысуллар, кораллар, документация» темасына лекция укыды. Дмитрий Кошмин дәресен катнашучыларның сорауларына җавап бирүдән башлады. Алга таба педагог берничә тартык аваз ярдәмендә күнегүләр эшләп күрсәтте. Һәр катнашучы биремнәр үтәде, хаталар өстендә эшләде. Дәреснең икенче яртысында катнашучылар монологлар сөйләде. «Заман театры. Үсеш тенденцияләре» секциясендә Нияз Игъламов Уфа һәм башка регионнардагы яшь режиссерлар турында сөйләде. Иртәгә катнашучылар әзерләгән сораулар буенча фикер алышу көтелә. «Курчак театры» секциясе өй эшләрен күрсәтүдән башланды - курчак театры артистлары бер-бер артлы музыкаль бизәлешле номерлар белән чыгыш ясады. Этюдлар арасыннан педагог Казаннан Илсур Минкеевның эшенә аеруча да югары бәя бирде. Артист марионетка-курчакны татар халык җыры "Әпипә" көенә биетте. Дәрес барышында катнашучылар танылган грек биюе "Сиртаки" хәрәкәтләрен өйрәнделәр. Башта артистлар Бию хәрәкәтләрен үзләре эшләп карады, соңрак марионетка курчакларны биеттеләр. «Театраль тәнкыйть һәм театрның әдәби бүлеге эшчәнлеге» секциясендә катнашучылар Глеб Ситковский белән «5 mm/h» спектакле хакында фикер алыштылар, ә Александр Вислов белән бүгенге җәмгыятьтә Чеховның кайсы әсәре популяр була алуы хакында сөйләштеләр. Форумның җиденче көнендә Юрий Альшицның секциясе тәмамланды. Соңгы дәрестә катнашучылар роль, аның артист тормышына ничек йогынты ясавы хакында сөйләделәр. 4 артист төрле техникада эшләрен күрсәтте. Дәрес азагында алга таба планнар һәм форумда уку тәэсирләре белән бүлештеләр. "Менеджмент һәм PR» секциясендә Наталья Каленская бренд-менеджмент темасына лекциясен дәвам итте. Егор Мухин партнерлар белән эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.
--- |
Иң күп укылган
|