|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.06.2020 Фаҗига
4 яшьлек малайның үлем очрагы буенча тикшерү бараРусия Тикшерү комитетының Башкортстандагы идарәсе 12-14 июньдә сулыкларда батучыларның үлем сәбәпләрен ачыклау белән шөгыльләнә. Хәтерегезгә төшерәбез, 3 көнлек ялларда Башкортстан сулыкларында 10 кеше батып үлгән, шуларның берсе – 4 яшьлек сабый. 4 яшьлек малайның үлем очрагы буенча тикшерү алды чаралары үткәрелә. Беренчел мәгълүматлар буенча, 12 июньдә ата-анасы баланы Дуван районының көньягындагы авылларның берсендә картәнисе белән калдырып китә. Көндез бала, картәнисен кисәтеп, йорттан 100 метр еракта урнашкан елгага китә. 15 минуттан хатын оныгы артыннан юллана, әмма нарасыйның җансыз гәүдәсенә тап була.
“Баланың үлеме сәбәбен ачыклау максаты белән суд-медицина экспертизасы билгеләнгән, шаһитлардан һәм мәрхүм сабыйның гаилә әгъзаларыннан сорау алына, гаиләнең торак шартлары өйрәнелә”, – диләр Русия Тикшерү комитетының төбәктәге идарәсенең матбугат хезмәтендә.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: gtrk.tv
Фото: vesti.kg
--- |
Иң күп укылган
|