поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
13.06.2020 Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов 19 татарстанлыга дәүләт бүләкләре тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов югары нәтиҗәләргә ирешкән татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Тантана Казан Кремлендә узды.

Рөстәм Миңнеханов барысын да Россия көне белән котлады.

«Бу көнне сезнең Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен алуыгыз зур әһәмияткә ия, - диде ул. – Икътисадтагы һәм социаль өлкәдәге үзгәрешләр, коронавирус инфекциясе таралуга бәйле рәвештә өндәүләрне уңышлы җиңеп чыгу, илнең куәте ныгу иртәгәсе көнгә ышаныч һәм күңелләрдә горурлык тудыра, Россия Федерациясенең абруен тәэмин итә. Россияне көчле төбәкләре – быел 100 еллыгын билгеләп үтүче Татарстан кебек төбәкләре көчле итә. Күп кенә буыннарның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә, федераль үзәк һәм безнең илкүләм лидерыбыз – Владимир Владимирович Путин хуплавы белән, республика бүген Россиянең алдынгы һәм таяныч төбәкләренән берсе».

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын уздырганда без уртак Җиңүгә үзләреннән өлеш керткәннәрнең барысына да тирән рәхмәт белдерәбез. Бүген (үлгәннән соң) III дәрәҗә Дан Ордены белән өлкән сержант, Бөек Ватан сугышында катнашучы - 106 аерым артиллерия батальоны механик-машина йөртүчесе, Минзәлә районында туган Гәрәев Локман Галим улы бүләкләнә. (Бүләкләү таныклыгы кызы - Нуруллина Нурсинә Локман кызына тапшырыла).

«Татарстан гражданнарның тормышын яхшыртуга, көчле Россия төзү курсыннан бара. Республикада яңа җитештерүләр ачыла, фән һәм мәгариф, мәдәният актив үсә, яңа социаль-мәдәни объектлар гамәлгә кертелә, сыйфатлы торак төзелә. Бүген бу залда без нефть сәнәгатенең, мәгарф һәм мәдәният өлкәсенең атаклы хезмәткәрләрен хөрмәтлибез. Бүләкләнүчеләр арасында Пивсаев Виктор Иванович - «Казан төзелеш, архитектура һәм шәһәр хуҗалыгы колледжы» мәгариф учреждениесе өлкән мастеры. Виктор Ивановичка «Россия Федерациясе һөнәри осталык буенча атакла мастер» исеме бирелде.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән Казан Гипронииавиапром генераль директоры Тихомиров Борис Иванович, шулай ук җырчы, Татарстанның халык артисты, Россиянең атказанган артисты Салават Фәтхетдинов та бүләкләнде. «Без сезнең белән горурланабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов тантанада катнашучыларга. – Барыгызны да олы бүләкләрегез белән котлыйм. Сезгә нык сәламәтлек, эшләрегездә уңышлар телим».

Барысы 19 татарстанлы Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләгенә лаек булды, дип яза ТР Президенты матбугат хезмәте.

 

---
Шәһри Казан
№ --- | 12.06.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»