|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2020 Җәмгыять
Иренең яшерен хатыннарын һәм 13 баласы барлыгын ачыклаганБританиянең Эдинбург шәһәрендә яшәүче хатын, иренең мошенник икәнен һәм тагы берничә хатыны барлыгын белгәч, 32 килога симергән. Мэри Тернер Томсон Уильям исемле америкалы ир белән интернетта таныша. Нибары 3 атна аралашканнан соң Уильям Мэрига тәкъдим ясый. Алар өйләнешә һәм 6 ел бергә гомер кичерә. Ир аны ЦРУда эшлим дип ышандыра, ара-тирә озайлы командировкаларга китүен дә эше белән аңлата. Бермәлне Уильямнан дошманнары 250 мең доллар таләп иткәннәре һәм балаларны урлап китү белән янаганнары өчен хатынга хәтта фатирын һәм барлык милкен сатарга туры килә.
Бу хәлләр озак вакыт дәвам итә. Көннәрдән беркөнне Мэри Томсонны Уильямнан зыян күргән тагы бер хатын эзләп таба. ЦРУ һәм янаулар турындагы хәлләр ялган булуы ачыклана. Чынында исә Уильям “командировкалары” вакытында очрашкан тагы 2 хатынын, 6 сөяркәсеннән туган 13 баласын һәм җенси көчләү өчен хөкем ителгәнлеген Мэридан яшергән. Соңрак ул күпхатынлылык, мошенниклык һәм утлы корал белән бәйле закон бозу очраклары өчен рәшәткә артына эләгә.
Мэри бу хәлләрне авыр кичерә. “6 ел психопат белән яшәп мин бар нәрсәмне югалттым, ике бала белән урамда калдым”, – дип искә ала ул. Стресстан хатын 120 килога кадәр симерә. Бераздан ул үзен кулга алырга кирәк дигән карарга килә, әмма элекке гәүдә авырлыгына кайту җиңел булмый.
Бары Second Nature махсус программасы ярдәмендә генә Мэри ябыгуга ирешә. Ул күбрәк җәяү йөри башлый, туклану рационындагы углеводлар күләмен киметә. 12 атнадан ул яңа туклану гадәтләренә ия була, гәүдә авырлыгы да 12,7 килога кими.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Second Nature
--- |
Иң күп укылган
|