|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.06.2020 Криминал
Сабадагы әти-әнисенә пычак белән ташланган егет үзләренә чит кешеләр һөҗүм иткән дип күрсәтмәкче булган
Туганнарына пычак белән ташланган егет алдан ук җинаятькә әзерләнгән булган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте. «Татар-информ» язуынча, 7 июньдә төнлә белән Саба районындагы бер авылда фаҗига була. Шуннан соң 18 яшьлек егеткә карата «ике яки аннан да күбрәк кешене үтерергә маташу» маддәсе буенча җинаять эше ачыла.
Тикшерү версиясе буенча, егет 7 июньгә каршы төндә өйдә була. Ул үзенең 56 яшьлек әтисенә, 53 яшьлек анасына пычак белән ташлана. Аннары үзен дә яралый һәм өйгә ут төртә.
Янгынны күршеләре күреп ала һәм коткаручылар чакыралар. Имгәнгән ир белән хатынны, аларның улын хастаханәгә илтәләр. Берничә сәгатьтән соң гаилә башлыгы вафат була.
Егет җинаятьтә гаебен тулысынча таный. Ул әти-әнисен үтерү өчен алдан ук әзерләнгәнен әйтә. Имеш, әти-әнисе аңа тиешенчә игътибар бирмәгән, ул шуңа җинаятькә барган. Әти-әнисен имгәткәч, егет үзенә пычак белән суккан, ул өйгә чит кешеләр һөҗүм итте дип күрсәтмәкче булган.
Экспертизалар билгеләнә, тикшерү эшләре бара.
--- |
Иң күп укылган
|