поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
08.06.2020 Җәмгыять

Халык "шыпырт" кына туйлар үткәрә: "Конкурслар онытыла башлаган"

Үзчикләүләр “йомшару” тормышны акрын гына үз җаена кайтара. Ике ай мәҗлесләрсез, бәйрәмнәрсез яшәгәннән соң халык, җырчы Гөлназ Шәрипҗанова әйткәндәй “шыпырт кына” туйлар, никахлар, юбилейлар үткәрә башлады.

Шулай ук Илсур һәм Гөлназ Шәрипҗановлар да Сабада никах мәҗлесе үткәреп кайтты.

Пародия остасы, алып баручы Алсу Фарукшина да ниһаять җәйге туйлар сезонын ачып җибәргән. Туй соңгы мода буенча кафеда яисә ресторанда түгел, ә өйдә үткән. Элеккеге заманнардагы кебек. Менә бит, пандемиянең яхшы яклары да бар, гореф-гадәтләрне кайтарырга ярдәм итә!

-Туй уздырачаклары хакында атна башында гына билгеле булды. Узган атнада яшьләр никах укыткан иде. Энеләре армиягә китә, шуңа туйны да тизрәк үткәрәселәре  килде. Күп кеше җыймыйча, үзләренең гаиләләре, авыл кешеләре белән бергә, бәйрәмнәрен үткәрергә булдылар. ЗАГСка ун гына кеше кергән, битлек, пирчәткәләр белән. Фотога да хәтта шулай төшкәннәр. Озак вакыт эшләми торганнан соң кире эшкә чыгу авыр булды, димәс идем.

Әмма кайбер конкурслар онытыла башлаган. Туй өйдә үтсә дә, форматын үзгәртмәскә тырыштык. Өйдә конкурсларны бик үткәреп булмый, шуңа рәхәтләнеп урамда уйнаттык, өй алдында биедек. Шундый рәхәт, күңелле, бик җиңел үтте. Арыганнары кереп ята да ала. Алла бирсә, әкренләп шулай эшкә кереп китәрбез, дип өметләнәм, - диде Алсу Фарукшина.

Сүз уңаеннан, Алсу мәҗлесләр уздырган өчен быел бәяләрне арттырмаячак. “Мин эшемне бик яратам һәм кешеләрнең дә хәзер нинди икътисади хәлдә икәнен яхшы аңлыйм”, диде ул. 

 

---
Шәһри Казан
№ --- | 07.06.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»