поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
01.08.2010 Җәмгыять

ТЕЛЕВИЗОР КАРЫЙСЫ КИЛӘ...

Быел җәйге ялымны авылдагы өемдә генә үткәрергә булдым. Бакчада да эшләп булмый. Телевизор карап утырудан яхшысы булмас, мөгаен.

 Торам-торам да хатынның колагын борам, дигәндәй “биеттем” дә соң пультны. Кайчан һәм кайсы гына каналны ачма: сериаллар да сериаллар. Инде Бразилиядән яки Америкадан миллионнарча долларлар түләп сатып алынганнары түгел, Россиянекеләр. (Чит илнең сабын күбекле сериалларын безнең “Татарстан – Яңа гасыр” каналы гына күрсәтә бугай инде хәзер.) Һәммәсенең сюжеты бертөрле диярлек: үтереш-суешка, наркомания, эчкечелек һәм азгынлыкка корылган. Яисә милиционерлар тормышы. Йә алар кемнедер эзәрлекли, йә үзләрен.

 

Дөрес, бу сериалларның берсен дә ахыргача караганым юк-югын, каналдан каналга берәр кызыклы тапшыру эзләп күчкәндә экранда чагылып калалар. Ә менә совет чорында төшерелгән һәм билгеле бер мәгънә салынган, ә бәлки шуларны карап формалашкангадыр, “Москва слезам не верит”, “Служебный роман”, “Вокзал для двоих”, “Доживем до понедельника”, “Осенний марафон”, “Белорусский вокзал”, “Весна на заречной улице”, соңрак пәйда булган “Ворошиловский стрелок” кебек фильмнарны күрсәтсәләр, карарга тырышам. Тик аларны бик сирәк күрсәтәләр шул.

 

Шулай ук аң-белем, кызыклы һәм гыйбрәтле мәгълүмат бирүгә корылган тапшырулар да күренми. Э.Радзинскийның “Беренче канал”да бара торган тарихи тапшырулары да бик кызыклы юкса, тик аны да бик соң күрсәтәләр. Шулай ук “Культура”, “ТВ 3” каналларының да әйбәт тапшырулары гадәттә кичке 10 нан соң гына була. Ул вакытта иртәнге 7 дә торып эшкә барасы булган хезмәт кешесе телевизор карап утыра алмый шул. Шулай ук авыл халкы да. Ә менә ул сериалларны, “Пусть говорят”, “Давай поженимся!”, “Дом-2” кебек тапшыруларны халыкны аңгырайту, тормыш проблемаларыннан читкәрәк алып китү өчен махсус эшлиләр һәм халык иң карый торган кичке сәгатьләрдә махсус күрсәтәләр. Ни гаҗәп, карыйлар бит шуларны. Бигрәк тә балалар, үсмерләр һәм яшьләр. Карыйлар да шундагыча яшәү, малайлар исә сугышу-атышу турында хыялланалар.

 

 Үзебезнең “Татарстан – Яңа гасыр” каналы да Мәскәүнекеләрдән бер дә ким түгел. Ярый әле соңгы вакытта камиллектән ераграк торса да (анысын вакыт хәл итәр), “Яшь ТВ” каналы эшли башлады, “Татарлар”, “Халкым минем”, “Туган җир”, “Җырлыйк әле” кебек мәгънәле дә, эчтәлекле дә тапшырулар бар. Ә заманча итеп әйткәндә, иң рейтинглы вакытларда, ягъни кичке сәгатьләрдә анда да сериаллар. Ә бит фондта, белүемчә, Әхтәм Зарипов, Индус Сирматов, Нурания Җамали төшергән үзебезнең фильмнар да бар. Шулай ук спектакльләр дә саклана әле. Нигә шуларны чиратлап күрсәтмәскә? Дөрес, әллә нигә бер “Әлдермештән Әлмәндәр”не, “Беренче театр”ны күрсәтеп алалар-алуын. Телевидение җитәкчеләре халыкның ул көнне бәйрәмгә тиңләгәннәрен беләме икән? Хәер, аларны бик үк гаепләп тә булмый, әнә бит бу атнада Мәдинә Маликова романы буенча төшерелгән “Шәфкать” күп серияле фильмы бара. Төнге 2 нче 20 минутта! Татарлар “рәхәтләнеп” карасын үз телләрендәге фильмны дип махсус куйганнардыр инде аны күрсәтү вакытын.

 

Хәер, берәүне дә телевизор каршына көчләп утыртучы юк, теләмисең икән, ошамый икән, карама, дияр кайберәүләр. Һәм хаклы да булырлар. Хаклысын-хаклы да, әмма бит кайчак телевизор да карыйсы килә...


Люция ФАРШАТОВА
Ватаным Татарстан
№ 155 | 31.07.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»