поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
03.06.2020 Киңәш-табыш

Үләннәр белән дәвалаучы халык табибы: «Тузганак организмны чистарта, яман шешне кисәтә»

Җир йөзенең бар шифасы – табигатьтә. Борынгыларның бу сүзе бүген чынбарлыкка әверелде. Учлап дару ашарга күнеккән халыкның бу көннәрдә, узыша-узыша, тузганак җыеп кайнатма ясавын, какы, кузгалак кебек аяк астындагы файдалы үләннәрнең дә хутка китүен тагын ничек аңлатасың? Мөмкин булган барлык ысулларны кулланып, сәламәтлекне ныгытырга тырышабыз. Әмма чамасын да белергә кирәк.

Фирая Захарова сүзләренә караганда, соңгы елларда дару үләннәре, аларны дөрес итеп җыю, саклау белән кызыксынучылар саны арткан. «Аеруча яшьләр арасында кызыксынучылар күп. Алар сәламәтлекләренә зур игьтибар бирә бит. Дөрес тукланалар, сәламәт тормыш алып баралар. Бу күренеш бик шатландыра», – ди Фирая ханым. Бар табигать яшеллеккә күмелгән хәзерге чорда нинди дару үләннәрен җыеп өлгерергә кирәк? Аларны җыйганда нинди кагыйдәләрне истә тотарга? 40 елдан артык дару үләннәре җыючы
 
Фирая Захарова бу җаваплы эшнең нечкәлек-серләрен укучыларыбызга да җиткерде.
 
 — Дару үләне кешегә ярдәм итәргә дә, зыян салырга да мөмкин. Алар артык батырланганны яратмый. Шуңа күрә махсус белемең булмаган килеш бу эшкә бөтенләй тотынмавың хәерле.
 
Хәзер табигатьнең бик матур чагы. Яңгыр да, кояш та бар, температура да бик тиз үзгәрә. Үлән мондый шартларны аеруча ярата. Шушы чорда дару үләннәре җыеп өлгерергә кирәк.  Хәзер каен яфрагы, бака яфрагы (подоржник), баллы чәчәк (первоцвет), кычыткан, әрем, шомырт, алма чәчәкләре җыярга кирәк. Миләш, балан чәчәкләрен дә җыеп куярга онытмагыз. Әрекмән яфракларыннан сок чыгарырга мөмкин. Аңа бераз шикәр кушсаң да була. Бу сокны суыткычта саклыйсы. Бака яфрагы үләнен шул килеш кенә ашарга да, салатларга кушсаң да була, согын чыгарсаң да ярый. Ул ашказаны согының кислоталылыгы артык югары булган кешеләргә, язвадан интегүчеләргә файдалы. Хәзер баллы чәчәк тә бик матур күтәрелеп килә. Анда С витамины күп. Озакламый күкебаш (медуница) үләне дә чыга башлаячак. Ул үпкәгә файдалы. Адым саен очраган кычыткан да С витаминына бай. Ул каны артык сыек булган кешеләргә файдалы. Тал кайрысы да җыеп куярга киңәш ителә. Анысы канны сыеклата. Укроп, бөтнек, бака яфрагы, азрак гөлҗимеш салып, чәй ясап эчсәң дә бик файдалы. Әмма мондый чәйне эчәр алдыннан аны башта авыз итеп карап, организмга реакциясен тикшерергә кирәк.
 
Алда телгә алган үләннәрдән конкрет төнәтмә рецепты китермичә генә, файдалы үзлекләрен санавым юкка түгел. Дару үләннәреннән төнәтмә һәр кешегә индивидуаль рәвештә, организмының үзенчәлекләрен истә тотып ясалырга тиеш. Дару үләннәре белән дәваланыр алдыннан иң элек кан басымын, кандагы шикәр күләмен, ашказаны эшчәнлеген тикшертергә кирәк. Бу эшкә тотынганчы анализлар тапшыру, УЗИ ясату зарур.
 
Йөкле хатыннарга, 5 яше тулмаган кечкенә балаларга үләннәр белән дәваланырга ярамый. Хроник чирләре булган кешеләргә дә сак булырга кирәк.
 
Дару үләннәрен явым-төшемсез, коры көндә, иртәнге якта җыйсаң яхшы. Яңгырдан соң җыелган үлән тиз күгәрә, аның файдасы калмый. Составында эфир майлары булган үләннәрне эссе, кояшлы көндә җыярга кирәк. Җиләкләрне иртән-иртүк, йә булмаса, кичен җыйсаң яхшы. Озак сакланачак дару үләнен кайчы белән кисеп җыярга кирәк.
 
Коронавирус шартларында дару үләннәреннән могҗиза көтүчеләр саны артты. Күпләр алар ярдәмендә тынычланырга, иммунитетын ныгытырга тели. Әмма иммунитетны бер көндә генә, ниндидер үлән ярдәмендә генә ныгытып булмый. Организм төрле вирус-инфекцияләргә каршы торуга алдан әзерләнгән булырга тиеш. Иммунитет нык булсын өчен иң беренче чиратта кешенең ашказаны-эчәк системасы яхшы эшләргә тиеш. Моның өчен парда пешерелгән ризыкка өстенлек бирү зарур. Кипкән җимешләрдән компот, морс, кесәл кебек эчемлекләрне дә күбрәк кулланырга кирәк. Сүз уңаеннан,  ит, диңгез балыгы ашаган кеше сулыш юллары авыруларын җиңелрәк кичерә. Арыслан койрыгы (пустырник), бөтнек, песи үләне, эт тигәнәге (череда), сары мәтрүшкә бик яхшы тынычландыру үзлегенә ия. Нерв системасы аерым бер «хуҗалык» булып яшәми бит. Аның дөрес эшләве бөер, бавырның көйле эшләвенә дә бәйле. Каен яфрагы, гөлҗимеш бөерләргә файдалы булса, меңьяфрак, сары мәтрүшкә, ромашка бавырга шифалы.
 
Гөмбәләр кебек үк, дару үләннәре арасында да бер-берсенә охшаш үсемлекләр күп. Әйтик, түндербашны балтырган белән бутап була.
 
Икесенең дә чәчәкләре чатыр рәвешендә. Шуңа күрә таныш булмаган үләннәрне бөтенләй читләп үтәргә киңәш итәм. Теге яки бу үлән шик уятса, белгеч белән киңәшләшү хәерле.
 
Быел тузганак аеруча күп булды. Аннан төнәтмә, кайнатма ясаучылар шактый. Тузганактан ясалган бу нигъмәтләр һәркемгә бара. Тузганактан аллергиясе булган кешеләргә генә аларны авыз итүдән тыелырга кирәк. Тузганак организмны чистарта, яман шешне кисәтә. Аны кыздырып, порошок хәленә килгәнче ваклап, каһвә итеп эчсәң дә була.
 
Тиздән халык нарат күркәләреннән төнәтмә, кайнатма ясап мәш киләчәк. Аллергиядән башлап яман шешкә кадәр бик күп авырулардан дәва булып тора ул. Лимфаны да бик яхшы чистарта. Тик менә бөерләргә килешеп бетми. Шуңа күрә бөерендә проблемалар булган кешегә нарат күркәсе белән дуслыкны өзәргә туры киләчәк.
 
Күп тә үтмәс, каен, җир, бакча җиләкләре өлгерә башлар. Аларның җимеше генә түгел, яфрагы да файдалы. Алар үпкә, бөер авыруларын җиңәргә ярдәм итә. Вирус, микробларга каршы, бәвел кудыру өчен дә бик яхшы чара бу.
 
   Үләннәрне җыю чорын вакыт ягыннан чикләп карау дөрес түгел. Питраудан соң күп кенә дару үләннәре файдалы үзлекләрен югалта, дигән фикер белән дә килешмим. Мисал өчен, Арча районында балан Казандагыга караганда ун көнгә соңрак чәчәк ата. Шуңа күрә дару үләннәрен үсеше, өлгергәнлек дәрәҗәсенә карап җыярга кирәк.
 
Фирая Захаровадан витаминлы чәй рецептлары
 
Күпьеллык тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: аерым бер үләнне генә файдалануга караганда, берничә үләнне берьюлы куллану нәтиҗәлерәк. Дару үләннәреннән төнәтмәләр һәркем өчен аерым ясалса да, шифалы үләннәрдән торган витаминлы чәйне барыбыз да ясый ала. Иң элек бераз гөлҗимеш, дүләнә (боярышник), укроп, бөтнек, бака яфрагы, ромашка яфракларын ваклап, шуларга бераз тал кайрысы салып, чәй кебек кайнатып эчәргә мөмкин. Күрәгә, өрек, финик, инжир, йөземгә бераз гөлҗимеш салып, лимон һәм дарчин өстәп кайнатылган чәйнең дә шифасы әйтеп бетергесез. Соңгыларына бераз карлыган яфрагы өстәсәң дә була. Бер ясалган чәйгә кайнар су өсти-өсти, өч көн эчәргә мөмкин.

Дару үләннәрен ничек киптерергә?
 
1 Кибәргә куелган үләннәрне кояшта тотарга ярамый. Аны бераз үтәли җилле урында, саф һавада киптерергә кирәк. Үлән киптерү өчен иң яхшы урын – чорма.
 
2 Ромашка, мәтрүшкәләрне, каен яфрагын бәйләм итеп җыеп элеп киптерсәң яхшы.
 
3 Үлән тамырлары кояшта яхшы кибә.
 
4 Бака яфрагы белән үги ана яфрагын кәгазьгә берәмләп куеп киптерергә кирәк. Өсте-өстенә салынса, алар кибә алмый, каралып чери башлаячак.
 
Бер-ике көннән аны икенче ягын әйләндереп тә киптерәсе була.
 
5 Һәр төр үләнне аерым киптерергә кирәк. Киптергәч, аның кайсы үлән икәнлеген, кайчан җыелганлыгын язып куярга да онытмагыз.
 
6  Кипкән үлән озаклап тузан җыеп ятарга да тиеш түгел. Шуңа күрә аны кибүгә үк урнаштырырга кирәк.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 03.06.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»