|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.05.2020 Мәдәният
Халыкара балаларны яклау көненә Милли музейдан онлайн чаралар ПРОГРАММАСЫБөтен дөньяда билгеләп үтелә торган Халыкара балаларны яклау көне 1 июньдә дөньяның 30дан артык илендә үткәрелә. Бу көнне Татарстан Республикасы Милли музее барлык теләүчеләрне онлайн-программага чакыра. Татарстан Республикасы Милли музееның 125 еллыгына музейны яратучыларга «Мин һәм музей»дигән онлайн-акция әзерләнгән. Музей рәсемен ясап, балалар рәсемнәре виртуаль күргәзмәсендә катнашыгыз (инстаграмда һәм безнең рәсми сайтыбызда).
10.00 сәгатьтә декоратив самолет ясау буенча «Сугыш еллары уенчыклары» мастер-классы булачак.
13.00 сәгатьтә кояшлы эшләнмәләр ясау буенча «Һәрвакыт булсын кояш» дигән иҗади мастер-класс.
14.00 сәгатьтә балчыктан кулдан әвәләп ясау буенча «Казан музейлары» мастер-классына чакырабыз, анда Милли музей рәсемнәре төшерелгән декоратив панно булдырырга мөмкин
Безнең мастер-классларда катнашыгыз һәм социаль челтәрләрдә үз эшләрегезне #яимузей хештегы белән урнаштырыгыз.
--- |
Иң күп укылган
|