|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.05.2020 Җәмгыять
Дүрт балалы гаилә яшәгән йорт тулысынча янып беткән (ФОТО)Бүген иртәнге өчтә Питрәч районы Колкомерка авылында зур янгын булган. 6 кешеге гаилә уттан үз-үзләрен коткара алган. Бу турыда Татарстан буенча Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр итте. Өйдә әти-әниләре белән дүрт бала булган, шуларның берсе – инвалид. Барысы да исән калалар. Бу вакыйга, бәлки, аяныч хәлгә китергән булыр иде, әгәр дә янгын чыгу сигналы бирә торган җиһаз булмаса. Йорт эченә таралган төтен көчле сигнал биреп өйдәгеләрне вакытында уяткан. Янгын сүндерү машиналары урынга 18 минуттан соң гына килеп җиткәннәр. Ут сүндерү эшләре 1 сәгать вакытны алган.
Янгынның төгәл сәбәбе әлеге билгесез. Әмма беренчел фаразлар буенча барысына да электр җиһазларын дөрес кулланмау гаепле дип саныйлар.
Өйсез калган гаилә янган йорт хуҗасының абыйларында яшәп торачак. Янган йорт иминиятләштерелгән булган.
--- |
Иң күп укылган
|