поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
20.05.2020 Язмыш

«Йөрәгем ашкынып кайтсам да, үкенгән чакларым булды: әти өчен мыскыллау дәвам итте»

Балтач районының Таузар авылы кызы Тәзкирә Гомә­рова­ны, җиденче сыйныфны тәмамлагач, укытучысы Салих абый Арчага педу­чилищега укырга алып бара. Бу кыздан бер дигән тәрбияче чыгар дип уйлый ул. Әмма Тәзкирәне укырга алмыйлар. Әтисенең билгесез сәбәпләр белән кулга алынып, «халык дошманы» дип игълан ителүе барысына да аяк чала. Бу 1938 нче еллар була. Тормыш авырлыгы әнә шул чакта башлана.

– Мин әтиемнең сеңлесе ярдәме бе­лән «Кызыл мехчы» артеленә өйрәнчек булып эшкә урнаштым. Кичке мәк­тәптә дә укый башладым. Әмма фин сугышы башлану белән, укуны туктаттылар. Бөек Ватан сугышы башлангач, тормыш тагын да катлауланды, – дип искә ала ул. – 17 яшемнән мине окоп казу, урман кисү эшендә йөртә башладылар. Ә ике елдан сугышка алдылар. Без дүрт кыз идек: Мәйсәрә, Зөлхибә, Разия һәм мин. Шәмәрдән аша Казанга килеп төштек. Башта безне землянка казытып, 16 нчы завод ишегалдында яшәттеләр. Урнаштык кына дигәндә,

40 нчы заводка күчереп, анда тагын землянка казыттылар.
 
1944 елның гыйнварында аларны фронтка озаталар. Кызлар килүгә ут эченә эләгә. Аннары аларны Сарны шәһәренә җибәрәләр. Фронт Мәскәү янына якынлашкач, Горький шәһәре бомбага тотыла башлый. Идел буен сак­лар өчен кече калибрлы зенит артиллериясе полкын төзергә кирәк була. Бу кызлар әнә шул полкның беренче солдатлары була. Аларны көндез телефон, телеграф, радиолокация белгечлекләренә укыталар, ату кораллары белән эш итәргә өйрәтәләр. Төннәрен исә саллардан агач бушаталар. Кызлар Сарны елгасы аша салынган күперне дә саклый. Германиягә илтә торган бердәнбер тимер юл шуның аша уза.
 
– Ул чакта яшь булганбыз инде. Берни уйланылмаган. Постта торганда безгә ут ачсалар, белгән догаларымны укый торган идем. Ул күренеш бик шомлы. Бомба сиңа таба очып килә дә, инде шартлый дигәндә, читкәрәк китә. Исән калганнар линияләрнең төзеклеген тикшерә. Сугышта ашаган ашларның тәме әле дә авызда тора. Бер телем ипи сохарие һәм өшегән кәбестә белән пешерелгән бәрәңге шулпасы иде ул. Шуны көнгә өч тапкыр бирәләр иде, – дип искә ала Тәзкирә апа.
 
Ул җиңүне Польшада каршы ала. Элемтәче булгач, бу хәбәрне беренче ишетә. Шатлыгының чиге булмый. Бар җиһанны яңгыратып кычкырасы килә аның. Җиңү хакында хәбәр ителгәч кенә күңеленә тынычлык иңә. Сугыш беткәч, солдатларны берничә тапкыр Брест шәһәренә алып чыгалар. Үз гомерендә беренче тапкыр киноны шунда карый.
 
– Иң матур киемебез шинель, гимнастерка булды. Чалбарны постта кия идек. Гел итәктән йөрдек. Сугыш беткәч, монда калыгыз, дисәләр дә, өйгә кайтасы килде. Йөрәк ашкынып кайтса да, үкенгән чаклар булды. Әти өчен мыскыллау дәвам итте. Мине бит пионерга да, комсомолга да алмадылар, – ди ул. – Елаган чакларымда әни туктатты. «Сабыр ит, кызым. Монда да тормыш көйләнер әле. Чит җирләрдә калган булсаң, йөрәгең өзелер иде», – диде. Дөрес әйткән, әнә бит тормыш нинди матур!
 
Сугыштан соң Тәзкирә апа әтисен эзләүне дәвам итә. Аның 1936 елда Свияжск төрмәсендә үлүен белә. Хаксызга гаепләнгәне дә ачыклана.
 
Тәзкирә апа Кенә егете Шәрифулла Галимуллин белән кавышып, матур тормыш кора.
 
– Башка кеше булса, мине аңламас та иде. Шәрифулла фронттан 1948 елда гына кайтты. Уртак сүзләр күп булды безнең. Кая чакырсалар, шунда җибәрде. Ирем белән рәхәт яшәдек. Өч ул үстердек, – ди Тәзкирә апа.
 
Улларының Айрат исемлесе кинәт авырып вафат була. Шул чакта да көчле булып кала Тәзкирә апа. Калган балалары, оныклары хакына сабыр итә. Бүген, 95 яшен тутырган көннәрдә, кече улы Фәнис гаиләсендә матур тормыш кичерә ул. Аның матур итеп сөйләшүенә, китаплар, газеталар укуына шаккаталар. Авырыйм дип зарланмый, кешеләрдә гел матурлык кына күреп яши икән.
 
– Тәзкирә бик акыллы булды. Сугыштан кайткач, почтада эшләде. Гадел иде. Аның эшен югары бәяләп тордылар. Газета-журналларга язылу бик авыр барган чакта да халыкны бурычка булса да яздыртып кайтыр иде. Уртак тел таба белде. Мин аңа әле дә сок­ланам. Яшь арабыз – 6 ел. Ул әле миннән яхшырак уйлый, хәтере дә әйбәт. Шөкер, үз аягында йөри. Үз-үзен карый ала, – ди икетуган энесенең хатыны Мәдинә Зыятдинова.
 
Тәзкирә апа быел Җиңү бәйрәме уңаеннан укучылар белән очраша алмаса да, күңелен төшерми. Хәлен белүчеләр, күчтәнәч китерүчеләр күп икән. Бүгенгесенә шөкер итеп, алдагы елларның имин булуын тели ул. «Сугышлар гына булмасын! Башкасына түзәсең», – ди.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.05.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»