|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.05.2020 Экология
Кар өстендә ләлә чәчәкләре - Әлкидә көрәк белән көрәрлек кар явып киткән (ФОТО)"Матбугат.ру"ның инстаграмдагы бите бик актив. Аны 92 мең кеше укый. Укый гына түгел, үзләре дә даими рәвештә фото һәм видеолар җибәрәләр. Аккаунтның контентының яртысыннан артыгын укучылар үзләре булдыра, дисәк, бер дә арттыру булмас. Менә бүген Әлки районы Югары Әлморза авылыннан хәбәр җибәрделәр. Бик каты боз явып киткән. Фотолардан күренгәнчә, урыны белән бозны көрәк белән көрәрлек булган. Татарстанның кайбер районнарында көчле җил һәм боз яву көтелә дим МЧС кичәдән үк хәбәр иткән иде шул. Кар өстендә ләлә чәчәкләре. Бик матур фотолар)
Фото: https://www.instagram.com/matbugat/
--- |
Иң күп укылган
|