поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 17 Май
  • Элвин Грей - җырчы
  • Радик Сабиров - журналист
  • Мәүлидә Нургали - җырчы
  • Фәридә Әхмәтшина - җырчы
  • Кәшфи Басыйров (1906-1943) - язучы
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
Архив
 
19.05.2020 Дин

Кадер кичәсен кайчан каршылыйлар? Мөфти Камил Сәмигуллин бүген махсус мөрәҗәгать ясады

Рамазан аеның соңгы ун көнендә бөтен дөнья мөселманнары Ләйләт әл-Кадер – Кадер кичәсен көтә. Мәгълүм сәбәпләр аркасында быел Рамазан ае да, ураза, ифтарлар да үзенчәлекле булды. Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кадер кичәсе уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты:

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Кадерле дин кардәшләрем!
 
Рамазан аеның соңгы ун көнендә бөтен дөнья мөселманнары Ләйләт әл-Кадер – Кадер кичәсен көтә. Раббыбызның хикмәте белән әлеге төннең төгәл вакыты кешеләрдән яшерелгән. Әмма күпгасырлык мөселман традицияләре һәм сөекле Пәйгамбәребез ﷺ хәдисләренең гомум мәгънәсеннән күренгәнчә, “Кодрәт кичәсен” Рамазан аеның 27-нче төнендә каршылау кабул ителгән.
 
“Кадер кичә”сендә Кәлам Шәриф әл-Ләүх әл-мәхфүздән Бәйт әл-гыйззәгә күчерелгән. Бу төндә безнең Пәйгамбәребезгә ﷺ беренче вәхи килә. Ул ялгызы гына Хира мәгарәсендә ятканда Җәбраил фәрештә кешелеккә Коръәннең беренче сүзен җиткерә: “Икра!” – “Укы!” Коръән ул – исламның йөрәге: без аны биш вакыт намазларыбызда укыйбыз, тормыш юлыбызда аның боерыклары белән яшибез. Менә ни өчен бу төн мең айдан да кадерлерәк һәм ул безгә шулкадәр кыйммәт!
 
“Кодрәт төне”нең тагын бер мәгънәсе бар. Кадер кичәсе Рамазан-шәриф аеның ахырына туры килә. Аллаһы Тәгалә аның соңгы ункөнлеген аерым рухи тырышлык кую белән бизәкләгән. Рамазан аеның барлык 30 көне дәвамында без изге гамәлләрдә берләшәбез: көн саен ураза тоту белән бергә Коръән-Кәрим, тәравих намазлары укыйбыз, авыз ачу өчен азык-төлек таратабыз, мохтаҗларга ярдәм итәбез, дини китапларга чумабыз, имамнарыбызның нәсыйхәтләрен көтеп алабыз, волонтерлар булып хезмәт итәбез... Һәм менә бу изгелек һәм тәкъвалык марафоны тиздән төгәлләнәчәк. Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә безгә “Кодрәт төне”н бүләк иткән. Ул безгә “икенче сулыш” алу өчен бирелә, бу төнне эзләп, без яңа көч белән гыйбадәт кылырга һәм Раббыбызны олугларга тотынабыз. Хакыйкатьтә, Аллаһының рәхмәте чиксез!  
 
Хөрмәтле дин кардәшләрем! Дөньякүләм пандемия шартларында Татарстан Республикасы мәчетләре әлегә ябык. Әмма “Кадер кичә”сен без өйдә дә каршы ала алабыз. Моның өчен безгә бер намазлык яки хәтта бер чиста почмак та җитә. Иң мөһиме – калебләребездә Раббыбызга карата мәхәббәт дөрләсен. Монда миңа исламның тагын бер хикмәте күрелә: динебездә гыйбадәт кылу җәмәгать белән генә түгел, ялгызың да башкарыла ала. Әйдәгез әле, мөэмин-мөселманнарга елына бары бер генә тапкыр бирелүче бу мөмкинлекне кулыбыздан ычкындырмыйк һәм Кадер кичәсен Пәйгамбәребез ﷺ каршы алганча – уяу хәлдә һәм Раббыбызга гыйбадәттә булып каршылыйк!
 
Аллаһы Тәгаләдән Изге Рамазан аеның калган көннәрен лаеклы хәлдә үткәрү өчен көч бирүен сорыйм. Рәхимлелек һәм Рәхмәт иясе булган Бөек Раббыбыздан барлык мөэминнәрне сәламәтлек, гаилә иминлеге белән бүләкләвен һәм безне яхшылык, изгелек юлында берләштерүен сорап догалар кылам!
 
Аллаһы Тәгаләнең сәламе һәм рәхмәте булсын!
 
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»