поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
19.05.2020 Язмыш

Армиядә хезмәт иткән биш дустын 30 елдан соң эзләп тапкан Сәүбән Гайфуллин : «Тапмаганнар, димәк, начар эзли»

– Ирем 1984-1986 елларда Әзербайҗанда хезмәт иткән. Алар бик дус булсалар да, армиядән кайткач, аралары өзелә. Мәскәүдәге «служагы«Володя белән иң беренче табыштылар. Аннан соң, Кырым Россиягә кергән елны Паша табылды, – дип сөйли Сәүбән абыйның хатыны Гөлфинә.– Ирем гомер буе руль артында, юлда. Ул бу хакта сөйләргә дә кушмаган иде инде. Әмма чын дуслыкны күргәч, мин дәшми калмадым.

Кырымдагы бергә хезмәт иткән дусты  белән башта телефоннан сөйләшеп торганнар. Ә аннары Сәүбән абый белән Гөлфинә апа кунакка барган.  Андагы очрашу хәтирәсен әле дә искә алалар. Шатлык белән тулы була ул. Ирләр хәтта елаша да.
 
– Без җәй көне диңгез күрергә барсак, алар безгә кыш кар күрергә килә. Шулкадәр кунакчыллар. Башта үзләрендә кунак итәләр, аннары диңгезгә илтеп куялар. Безнең өчен зур шатлык инде бу. Ялы түгел, дусларның әле дә бер-берләрен якын итеп, сөйләшеп утырулары. Аларның сүзләренең бетәсе юк, – ди Гөлфинә апа.– Ирем биш дустын тапты инде. Барысы да төрле милләт кешеләре. Безнең татар көен бик яратып, милли ризыкларыбызны мактап киттеләр. Бераз гына татарча да өйрәттек.
 
Гөлфинә апа 32 ел укытучы булып эшли икән. Башлангыч сыйныфларда белем бирә. Бүген Кармыш авылында олы улы һәм килене белән бергә яшиләр. Ике оныклары бар. Кече уллары әлегә өйләнмәгән.
 
– Шөкер, тормышыбызга сөенеп туя алмыйм. Киленем кызым кебек якын. Хәтта, тавышларыбызны ошатып, белмәгән кешеләр кызыңмы әллә дип сорый. Ирем гел юлда булгач, балаларым миңа терәк, – ди ул.
 
Сәүбән абыйны да эзләп таптык. “Дусларны эзләүнең хәзер бер авырлыгы да юк. Тапмаганнар, димәк, начар эзли. Интернет заманында  табышу кыен түгел. Бергә хезмәт иткән егетләр күп алар. Менә дүртебез аралашып торабыз. Бишенчебезне таптык, тик әле күрешмәгән ”, – ди ул.
 
Барысы бергә быел җәй Кырымда җыелырга сүз куешкан булганнар.  Әлеге дуслар очрашу көтә. Дөньядагы хәлләр җайланып китеп, ял итәргә насыйп булсын дип тели алар.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.05.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»