|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.05.2020 Җәмгыять
"Догада булыгыз. Бу безнең өчен иң мөһиме". Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева халыкка мөрәҗәгать иттеИке көн элек әни булу бәхетен татыган шагыйрә Лилия Сәлахетдинова-Тимергалиева, ниһаять, элемтәгә чыккан. Ул халыкка котлау һәм ярдәм сүзләре юллаулары өчен зур рәхмәт белдерә. "Барлык социаль челтәрләрем сезнең хатлар белән тулы. Барлык теләкләр дә бик матур, якты. Сезнең барлыгыгызны белү шулай күңелле. Догада булыгыз. Бу хәзер безнең өчен иң мөһиме", - дип уртаклаша Лилия.
"Матбугат.ру" билгеләп үтүенчә, Лилия укучыларына барысын да соңрак сөйләргә вәгъдә итә, әлегә ул үзе дә, сабый да көч җыя.
Бала җиде айлык килеш кесарев кисеме ярдәмендә 13 майда туган иде. Сабый әле бер ай табиблар күзәтүе астында булачак, шуннан соң гаилә, иншалла, Казанга кайтачак.
--- |
Иң күп укылган
|