|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.05.2020 Мәдәният
Камал театры хәбәр итә (атналык АФИША)Кадерле тамашачылар!Россиядә үзизоляция режимына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, бүгеннән театр кассасы эшли башлый. Алынган билетларны кире кайтарырга мөмкин. Кассада саклык чараларын төгәл үтәвегезне сорыйбыз: дистанция сакларга, маска һәм перчаткалар кияргә. Әйтелгән кагыйдәләр сакланмаган очракта, кассир хезмәт күрсәтүдән баш тартырга мәҗбүр булачак.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы гражданнарына үзизоляция режимын сакларга, кискен сәбәпләр булмаган очракта өйдә калырга, башка гражданнар белән күрешүләрне булдыра алганча киметергә киңәш ителә.
Касса адресы: Татарстан ур.,1. Эш вакыты: көн саен, ялларсыз, 10.00-19.30.
Электрон билетларны кайтару буенча эш дәвам итә: онлайн-билет алган тамашачылар info@bileton.ru адресына билетны кире кайтару буенча хат юлларга тиеш. Билет операторларыннан (Kassir.ru, Тикетлэнд һ.б) алынган билетлар үзләренә кайтарыла.
Ә Камал театры үзенең эшен онлайн дәвам итә. Атналык афиша белән танышыгыз һәм онлайн чара һәм спектакльләрне карап барыгыз.
--- |
Иң күп укылган
|