|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2020 Матбугат
«ШАЯН ТВ» каналында телевизион блогерлар мәктәбе үз эшен онлайн рәвештә дәвам итәКемнең блогер серләренә төшенәсе килә, "ШАЯН ТВ" каналында телевизион блогерлар мәктәбенә онлайн кушылыгыз! «ШАЯН ТВ» каналы җитәкчесе, педагогика фәннәре кандидаты Рамилә Сәхабетдиновадан берничә киңәш. «Әгәр дә телевидение серләренә төшенәсегез, камера алдында фикерләрегезне җиткерәсегез килсә, безнең мәктәпкә рәхим итегез. Яшь блогерлар мәктәбе 2018 нче елдан бирле актив эшләп килә. 20 гә якын алып баручы, шулай ук республикабызның төрле районнарында яшәүче актив балалар да безгә кушылды. «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Юныс улы Әминов безнең блогерлар белән тыгыз элемтәдә, һәрбер эшне күзәтеп, киңәшләрен биреп тора. Чынлап та, блогер вакыйгаларның үзәгендә кайный. Кайчан карама, телефонын яки фотоаппаратын кулга алган, төшерә, монтажлый. Кыскасы, заман белән бергә атлый. Бу өлкәдә уңышка ирешү өчен, кызыксынучан булырга, күп укырга, фотоларны дөрес ракурслар кулланып төшерергә кирәк. Алдан темаларны уйлап, план төзеп кую да мөһим. Юмор һәм креативлык турында да онытмагыз! Без сезгә онлайн дәресләр биреп, телевидение дөньясының серләрен ачарга ярдәм итәрбез. «ШАЯН ТВ»ның инстаграм аккаунтында туры эфирларда киңәшләр бирербез. Онлайн дәресләрдә сез күренекле блогерлар, телевидение алып баручылары, журналистлар белән очрашып, күп мәгьлүмат алачаксыз! Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз!» Беренче онлайн-дәрестә “Татарлар” тапшыруын алып баручы Роза Әдиятуллина “Әдәби телдә ничек матур сөйләргә?” дигән тема белән чыгыш ясады. "ШАЯН ТВ" яңалыкларынннан хәбәрдар булу өчен, социаль челтәрдәге аккаунтларына язылыгыз: Инстаграм: https://www.instagram.com/shaiantv/, ВКонтакте: https://vk.com/shayantv.
--- |
Иң күп укылган
|