|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.05.2020 Ир белән хатын
Кызыма кияү табылмый...Күрше хатыны Фагыйлә (исемнәр үзгәртелде — Х.Г.) белән урамга һава суларга чыктык. Ул, СССР таркалып, замана болгавырга әйләнгән 1992 елда, күптәннән эшләгән совхоз бухгалтериясендә татар хатыны дип килмешәккә санап, хаксызга рәнҗетүләренә, кырын карауларына түзмичә, кызын алып, Үзбәкстаннан туган җире Татарстанга күченеп кайтырга мәҗбүр булган. Ире Шөкрәтнең кендек каны тамган кышлагын, әти-әнисе каберен, туганнарын ташлап, хатынына ияреп китәсе килмәгән. Канаты каерылган, парыннан аерылган хатынны Казанда берәү дә кочак җәеп каршыламаган. Этләнә-бетләнә очын-очка ялгарга азапланып яшәгән ул. Стажы өзелгәнгә күрә, пенсиясе аз. Хәзер башы чирдән чыкмый: диабеттан иза чигә, кан басымы югары, аяклары шешенеп интектергәнгә күрә, авырлык белән йөри, җитмәсә, соңгы елларда күзләре начар күрә башлаган.
— Минем нерваларны сары сагыш белән хәерчелек ашады, — ди Фәгыйлә. — Җан тынычлыгың булмадымы, сәламәтлегең какшыйсын көт тә тор! Үзем өчен артык кайгырмыйм, учлап дару ашый-ашый, шыңгырдый-ыңгыраша булса да, алтмыш җиде яшькә җиттем. Алда күпме гомер калганын бер Ходай гына белә. Төн йокламый сызланып чыккан чакларымда: “Урын өстенә калып, кызыма имгәк булып, кеше күзенә карап ятмасам ярар иде. Әй, Раббым, аз хаста, тиз үлем бирсәңче!” — дип Алладан ялварып сорыйм. Минем белән ул-бу булса, кызым япа-ялгыз калачак бит дип борчылам. Шакирәм күз алдыгызда үсте, азып-тузып йөрмәде, тәртипле, тәүфыйклы бала булды. Техникумда укып, заводка эшкә урнашты. Кулыннан килмәгән эше юк: юа, җыя, пешерә. Холкы басынкы, кирәкмәгән җиргә тыгылмый, чәчрәп чыкмый, сүз көрәштерми, каршы дәшми, ачы телләнүне, төчеләнеп, кемгә булса да ярарга тырышуны, ялагайлануны, гайбәт сөйләүне бар дип тә белми. Үз алдына карап, башын иеп тик эшләп йөри. Шакирәмнең яше утыз биштән узды бит, ире кочагында рәхәт күреп, итәк тутырып бала табар, сабый сөяр чагы бушка уза. Шуңа җаным әрни. Шушы яшенә җитеп, чын мәхәббәтен очратмады, бер егет белән дә чынлап торып дуслашып йөреп карамады. Башта укыйм диде. Аннан соң эшкә урнашып, өс-башымны бөтәйтим, сиңа аз булса да ярдәм итим, фатир ипотекасын түләп бетерик дип тырышты. Кызымда кимсенү комплексы барлыкка килүенә борчылам. Безнең нәсел тулы гәүдәле, ул да тышкы кыяфәте белән миңа тарткан. Гәүдәсе тулырак булса да, сөйкемсез чирләшкә түгел, сау-сәламәт бит ул. “Эт кенә коры сөяккә ташлана, хатын-кыз мендәр мамыгы кебек йомшак булырга тиеш”, — дип үсендерә иде әтисе. Ир-атларның төрлесе бар, барысы да ябыкларны үз итми бит, кемгә кем ошый. Һәркемнең үз насыйбы. Көн иткәндә, нечкә бил, озын аяк, чибәр йөздән бигрәк, күркәм холык кирәк. Хатын-кыз түзем, сабыр, мәрхәмәтле, якыннарына ышанычлы терәк булсын. Авыр вакытта юата, рухландыра, иркәли белсен. Кызымда бу сыйфатларның барысы да бар, ә ул һаман ялгыз. Бергә эшләүче хатыннар Шакирәне берничә мәртәбә егетләр белән таныштырып карады. Берсен дә үз итә алмады. Шамил исемлесен, яше кырыкка җитсә дә, үз фикере, төпле эш урыны, көн итәрлек кереме юк дип ошатмады. “Әнисе пенсиясен ашап яткан мәми авыздан ни килгән?” — диде. Илдар төрмәдән кайткан иде. Элеккеге хатынында ике баласы үсә. Шуларга алимент түләмәс өчен, рәсми рәвештә эшкә урнашмавы белән мактанып, кызымның гайрәтен чигерде. Виталий исемле чуаш егете дә йөреп караган иде. Аның белән авылларына кунакка кайтып килгәч, Шакирә аннан да йөз чөерде. Егетнең мөселман булмавы өстенә, әти-әнисе эчкече икән. Үтә чыккан хәерчеләр, ялкаулар, шапшаклар ди. “Мичкә тыгып аш пешергән чуеннарын, тәлинкә-кашыкларын миңа юарга рөхсәт итмәделәр. Бозау кадәрле этләрен өйгә кертеп, шуңа ялаттылар, җирәнеп үлә яздым”, — дип шаккатып сөйләде. Максим исемле азгын бәндә кызым белән бер цехта эшли. “Бу үзбәк кызын бер төнгә үземнеке итсәм, сезгә бер литр аракы куям, әгәр “кыргый”ны буйсындыра алмасам, җиңелү “хәсрәтен” сезнең аракы белән юарбыз”, — дип, ир-атлар алдында шапырынганын бергә эшләүче күрше хатыны ишетеп алган. “Зинһар сак була күр, ул оятсызның кармагына каба күрмә!” — дип кисәткән.
Уйлый-уйлый уелыплар китәм. Күрше Марусяның Наташасы ике иргә чыгып, өч бала тапкан килеш, бүгенге көндә бер дигән яшь егет белән тормыш корып, гөрләтеп яшәп ята. Чибәрлеге булмаса да, кайсы төше беләндер үзенә карата, яраттыра белә, күрәсең. Ул фигурасы тагын: куас кисмәге бер якта торсын! Ярым-йорты акыллы Гөлнисага да үз тиңе табылды. Ире Федя да сантый, үзе дә шуның сыңары, аның каравы, чиләгенә күрә капкач булып, яратышып яшиләр. Дворник булып эшлиләр. Урам җыештырган җирдән култыклашып, авызларын ерып, җырлашып кайтып килүләрен күрсәң! Минем инсафлы балам гына һаман ялгыз аккош кебек...
Шулай дип, Фагыйлә елап ук җибәрде. “Никахлар күктә укыла, диләр, Шакирәңнең сәгате сукмагандыр, борчылма, үз тиңе табылмый калмас”, — дип, күршемне юатырга тырыштым. Уйлап карасаң, шагыйрь Равил Фәйзуллин әйтмешли, “Җирдә күпме җаннар йөри иясез шатлык булып...” Психологлар фикеренчә, бүгенге ир-атлар үз күләгәләреннән үзләре куркучы йомыкыйларны, үз фикере булмаган җебекиләрне, җилбәзәкләрне яр итәргә атлыгып тормый. Таш астыннан чыккан ирдәүкәләрне, кансызларны, үссүзле кире беткәннәрне тиң пары итеп сайламый. Акыллы егетләр, киләчәктә иңне-иңгә куеп бергәләп тормыш итү өчен, бигүк чибәр булмасалар да, белеме, һөнәре, кызыклы мавыгуы булган, тыныч холыклы, әмма үз көченә ышанган, позитив фикерләүче, үз-үзен хөрмәт итүче, сау-сәламәт кызлар белән язмышын бәйләргә омтыла. Көчле затлар җәнҗал куптаручы, көнчел, шикчел, эгоистларга тап булсалар, алардан тизрәк котылу җаен карыйлар. Катлаулы гаилә тормышында бер-береңне аңлый, кичерә, хәлгә керә, ярдәм итә белү кебек асыл сыйфатлар сорала. Үзеңне кешедән ким итеп тою комплексына килгәндә, берәү дә кимчелексез түгел бит. Идеаль кешеләр була алмый. Җитешмәгән җирең турында кайгырып, мин ябык яки таза, бигүк матур түгелмен бугай, дип үз-үзеңне эчтән ашап, ялгыз балавыз сыгып утырырга, үз эчеңә бикләнергә димәгән. Һәркемнең сөйкемле сөяге бар. Әгәр үзеңне ничек бар, шулай яратып кабул итсәң, сиңа карата бүтәннәр дә уңай мөнәсәбәттә булачак. Күзләре шатлык нурлары сирпеп торган, уңай фикерле, җитез хәрәкәтле, тәмле телле, уңган, ярдәмчел хатын-кызның биле беркадәр юанрак, аяклары модельнекеннән кыскарак, бите бераз сипкелле булуы турында уйлап караучы да булмаячак. Үзеңнең уңай сыйфатларыңны яшермәскә, ассызыклый белергә кирәк. Ирләр — күзләре, хатын-кызлар колаклары белән ярата, диләр. Сүз дә юк, күркәм тышкы кыяфәт: чисталык, пөхтәлек, чамасын белеп кенә бизәнү, кием-салымыңның, прическаңның үзеңә килешеп торуы, үз-үзеңне тотышыңдагы табигыйлек, аралашудагы ихласлык зур роль уйный. Замана егетләре максатчан, алдынгы фикерле, булдыклы кызларга күбрәк тартыла.
Хәмидә ГАРИПОВА. Казан |
Иң күп укылган
|