поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
10.05.2020 Җәмгыять

Табиб Илдус Лотфуллин: «7 яшькә кадәрге балалар коронавирусны авыррак кичерә»

COVID – 19 чире белән балалар бер дә авырмас кебек иде. Баштарак белгечләр шуны вәгъдә итте. Тик өйрәнелеп бетмәгән чир яңа яклары беләна чыла. Шул уңайдан Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, Казандагы беренче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин белән әңгәмә кордык.

- Илдус Җәүдәтович, балаларда коронавирус килеп чыгу очраклары күпме?

 
– Авыручыларның күбесе 18 яшьтән олырак. Балалар барлык авырган кешеләрнең 4 – 7 процентын гына тәшкил итә. Алай да тынычланырга иртәрәк әле.
 
- Малайлар күбрәк авырый, диләр. Алар чирне ничек  йоктырган һәм ул балалардан олыларга бик җиңел иярә дип әйтү дөресме?
 
– Мондый нәтиҗәгә килү өчен зур күләмле эпидемиологик тикшеренү үткәрергә һәм, аз дигәндә, берничә мең очрак белән эш итәргә кирәк. Хәзергә Россиядә андый күләмле фәнни мәгълүмат тупланмаган, ләкин ул эш алып барыла. АКШның CDC оешмасы (безнең Роспотребнадзорның аналогы) 10 апрельдә  COVID – 19 белән авырган 2500дән артык бала турында мәгълүмат җыеп, бастырып чыгарды. АКШта 19 белән авыручы балалар арасында малайлар чынлап та күбрәк (57 процент). Балаларның инфекцияне йоктыру ысулы зурларныкыннан аерылмый.
 
- Җиде яшькәчә балаларда көчлерәк формада үтүе нәрсә белән аңлатыла? Пневмониягә әйләнү еш күзәтеләме?
 
– Төрле яшьтәге бала төрлечә авырый. Җиде яшькә кадәрге сабыйлар чирне авыррак кичерә дип санала. Аннары җиңелрәк үтә. Баланың организм үзенчәлегенә дә бәйле. Андый очраклар байтак. Статистика буенча, балалар җиңелрәк кичерә дип саналса да, 30 – 35 процентында пневмония күзәтелә. Бездә дәваланучы балалар арасында да пневмония  шул чама. Тик, кабатлап әйтәм, статистика ягыннан төгәл җавап бирү өчен  күләмле мәгълүмат белән эш итәргә кирәк. Әлегә бездә авыручы балалар алай күп түгел.
 
-  Чирнең беренче билгеләре нинди? Симптомсыз гына башлану очраклары бармы?
 
– Әйе, бу инфекция симптомсыз гына да уза ала. CDC мәгълүматларына карасак, балаларның 27 проценты бернәрсәдән дә  зарланмаган. Шунысы гаҗәп: өлкәннәрдәге кебек, балаларда да кайчакта пневмония  симптомсыз үтә. Кешене температура да, ютәл дә борчымый. Анализ коронавирус барлыгын күрсәткәч, компьютер томографиясе ясатканда үпкәгә зарар килгәне ачыклана.
 
- Чир башланганда гадәти парацетамол, антибиотиклар яисә вируска каршы препаратлар белән ярдәм итеп буламы?
 
– Парацетамолны температура төшерү, антибиотиклар коронавирустан тыш бактериаль инфекция башланмасын өчен кулланыла. Бүген коронавируска каршы торучы берничә дару билгеле. Кайберсе моңа кадәр ВИЧ-инфекцияне дәвалаганда кулланылды. Аларны бөтенләй үк зарарсыз дарулар рәтенә кертеп булмый. Шуңа күрә бу даруларны пневмония булганда, чир авыр формада үткәндә генә эчәргә киңәш ителә. Аларны үзлегеңнән кулланырга ярамый.
 
-  Балаларга диагноз кую һәм дәвалау ысуллары олыларныкыннан аерыламы?
 
– Балалар җиңелрәк формада авырганга, дәвалау ысуллары да зурларныкы белән чагыштырганда көчсезрәк. Балаларда хроник авырулар азрак. Безнең хастаханә пандемия башланганчы күппрофильле оешма саналды, шуңа барлык профильдә эшләүче табиблар да бар. Кичә кизү торган идем. Коронавирус белән авыручы бәләкәй кызда бөер җитешсезлеге билгеләре күренде. Без беренче ярдәмне күрсәттек, бүген ул эшкә балалар  нефрологы да кушылды.
 
- Балаларны кайсы очракта өйдә дәваларга рөхсәт ителә?
 
– Соңгы рекомендацияләргә караганда, чир җиңел һәм уртача авыр формада үткәндә, өйдә – педиатр күзәтүе астында дәваларга ярый. Алай булса да, без балаларны өйгә җибәрергә әзер түгел әле. Чирнең ничек дәвам итәчәген әйтү кыен. Хастаханәдә һәр баланы аерым палатада тоту мөмкинлеге бар. Бу инфекция таралмасын өчен бик мөһим. Авыручы балалар саны арта башласа, җиңел формадагылар өйдә дәваланырга тиеш булачак.
 
-  Белгечләр ел саен сезонлы грипптан вакцина ясатырга киңәш итә иде. Элек ясаткан вакциналарның чиргә каршы торуда әһәмияте бармы?
 
– Хастаханәгә керүче һәр баланың грипптан һәм пневмококктан вакцинасы бармы икәнен тикшерәбез. Ни кызганыч, күбесе вакцинасыз. Гриппка каршы ясалган вакцина COVID – 19дан сакламый, пневмококка каршы ясалганы пневмониянең үтүен жиңеләйтә ала, дигән фараз бар.
 
-  Чир узып киткәч тә, аның зыяны калмасмы? Әйтик, нерв системасында, үпкәдә, баш миендә яки башка әгъзада?
 
– Бу сорауга әлегә төгәл җавап юк. Моны белү өчен катамнез, ягъни кеше авырганнан соң аны озак вакыт күзәтү кирәк. Үпкәдә  үзгәрешләр калырга мөмкин, чөнки  коронавирусның үпкәгә  тәэсире бик көчле.
 
-  Вирус кулда, биттә, күздә, борын куышлыгында, башка предметта, әйтик, шул ук азык-төлектә күпме саклана ала? 
 
– Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (БСО) кул юуны профилактиканың төп чарасы дип саный. Коронавирус кулда озак саклана. Чисталык өчен антисептик та, гап-гади кер сабыны да кулланырга ярый. Әйләнә- тирәдә озак сакланмый. Ул – тиз юкка чыгучы нәзберек җан иясе. Алай булса да, кайбер өслекләрдә 3-4 тәүлеккә кадәр саклана ала. Беренче чиратта, пластик һәм тимердә озак яши. Телефоннарга, гаджетларга игътибар итегез, аларны чит кеше кулына бирмәгез. Кәгазь акчада коронавирус берничә тәүлек яшәргә мөмкин. Кибеттә аеруча сак булырга киңәш итәм. Анда күп кулланылыштагы дезинфекциясез әйберләр шактый. Кәрҗин, арбалар коронавирус тарату чыганагы булырга мөмкин. Вирус хәтта без киеп йөри торган битлектә дә җыела ала икән. Шуңа күрә битлекне еш алмаштырып торырга, аңа кагылмаска кирәк. Социаль дистанция саклау, үзизоляция дә профилактика чараларының иң әһәмиятлесе.
 
-  Кечкенә балаларны фатирда тоту бик авыр. Аларга ай буе саф һаваны балконда гына сулату дөресме? Кеше сирәк йөргән вакытта кич яки иртән алып чыгып керү яхшырак түгелме?
 
– Бала-чага юмаган, пычрак кулны да авызына  каба, социаль дистанциянең дә нәрсә икәнен аңламый. Бу көннәрдә авыру очраклары күбәя башлады. Шуңа күрә фатирдан чыгып йөрмәү хәерлерәк. Үз йорты белән яшәүчеләргә, әлбәттә, ишегалдында, бакчада йөрү тыелмый.
 
- Балалар чирне ничә көндә җиңә? Чир яңадан килеп чыгарга мөмкинме?
 
– Чирнең уртача авыр формасы гадәттә 10 – 14 көнгә сузыла. Авырып алгач, барлыкка килгән иммунитет озакка җитәчәк, дигән фикерләр бар. Кеше аның белән яңадан авырырга тиеш түгел.
 
- Барлык халыкның 70 – 80 проценты авыргач кына чиргә күмәк иммунитет барлыкка килә, диләр… 
 
– Бу – бик четерекле сорау. Аңа иммунитет бармы, юкмы икәнен билгели торган анализлар эшләп чыгарыла гына башлады. Иске коронавирусларга каршы күп кешедә иммунитет бар, ләкин аның тәэсире әле өйрәнелмәгән. Яңа коронавирус якын арада тулысынча юкка чыга торган инфекциягә охшамаган. Күмәк иммунитетны булдыру тиз түгел. Ул процессны COVID – 19га каршы вакцина барлыкка килү яисә яңа дәва алымнары тизләтә ала. Бу көннәрдә инфекцияне йоктырудан сакланып калган кеше, киләчәктә авырса да, яңа дәвалау ысуллары ярдәмендә аны җиңелрәк үткәрәчәк. Ул җәһәттән табибларның тәҗрибәсе дә арта. COVID – 19 пандемиясенең килеп чыгуы глобальләшүгә бәйле. Глобальләшүне туктатып булмый, димәк, пандемияләр яңадан кабатланырга мөмкин. Яңа вирус аша кул юуның, социаль дистанция саклауның, аңа каршы вакцина булдыруның  никадәр мөһим икәнен аңладык. Безгә пандемияне паникага бирелмичә, шул ук вакытта чирнең җитдилеген аңлап үтәргә кирәк.
 
Әңгәмәдәш – Фәния Арсланова

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 10.05.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»