|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.05.2020 Мәдәният
«Без шундый театр төзербез, аның исеме алтын хәрефләр белән язылыр». Бүген Габдулла Кариевның тууына 134 елБүген беренче татар профессиональ театр труппасына нигез салучыларның берсе, актер, режиссер Габдулла Кариевның (Миңлебай Хәйрулла улы Хәйруллин) тууына 134 ел. Габдулла Кариев чынлап та, исемен алтын хәрефләр белән язарлык театр төзеп калдыра. Аның актерлык мәктәбен Касыйм Шамил, Гөлсем Болгарская, Зәйни Солтанов, Фатыйма Ильская, Шакир Шамильский, Хәлил Әбҗәлилов һәм башка күренекле татар актерлары үтә. Үз гомерен татар мәдәниятен, сәнгатен үстерүгә багышланган Габдулла Кариев иҗаты, хезмәте күп еллар үз әһәмиятен югалтмый. ⠀ "Казан Татар Дәүләт яшь тамашачы театрына 2007 елның 16 февралендә Габдулла Кариев исеме бирелү - безнең өчен зур горурлык һәм бәя", -дип хәбәр итә Габдулла Кариев исемен йөртүче театр.
--- |
Иң күп укылган
|