Ностальгические воспоминания из лучших времён
---
Балмай
№ --- | 04.05.2020
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.05.2020 Шоу-бизнес
“Рәхәтләнеп биеп, күңел ачып калдык ичмасам”Табигатьнең иң матур вакыты май аена да кердек. Ә май белән бергә гөрләтеп туй, никах мәҗлесләре үтә торган вакыт та килеп җитте. Тик әлегә туйлар да уза, парлар да кавыша алмый, барыбыз да өйдә утырырга мәҗбүр. “Балмай бәйрәм” оешмасын булдыручылар, иң оста алып баручылар рәтендә булган Рафил Галимуллин hәм Марсель Мәхмүтовны да туйлар, бәйрәм чаралары сагындыра, күрәсең. Соңгы арада алар инстаграм аккаунтларында иң күңелле, иң истә калган туй мәҗлесләреннән видео, фотолар белән бүлешәләр.
“Бәйрәм кәефе, дәртле кунаклар, күңелле яшь парлар – туй кичәсенең төп уңышы. Нәкъ менә шулай, истә калырлык, кат-кат искә төшерерлек итеп үтәргә тиеш туйлар. Рәхәтләнеп биеп, күңел ачып калдык ичмасам”, - дип искә ала егетләр.
Карантин үтәр, ә бәйрәмнәр дәвам итәр.Туйлар, юбилейлар үткәрергә исәпләп торсагыз, тәҗрибәле “Балмай бәйрәм” командасына ышаныч белән мөрәҗәгать итә аласыз.
Гомумән, актив тормыш алып баручы, позитив Рафил Галимуллин hәм Марсель Мәхмүтовның үзизоляция вакыты ничек уза соң? Аларның нәрсә белән кызыксынуын, нинди проектлар белән яшәвен беләсегез, уен-көлкеле туры эфирларын күрергә теләсәгез, инстаграм акаунтларына кереп дуслаша аласыз.
|
Иң күп укылган
|