|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.04.2020 Мәдәният
Илсур Метшин Кариев театрының карантин вакытындагы эшчәнлеге белән танышты (ФОТО)Казан мэры Илсур Метшин карантин вакытындагы эшчәнлек белән танышу максатыннан, Кариев театрында булды. Шулай ук очрашуда Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, мәдәният идарәсе җитәкчесе Азат Абзалов та катнаштылар. Театр директоры Гүзәл Сәгыйтова театрның хәзерге торышы белән якынрак таныштырды, онлайн проектлар турында сөйләде. Кунаклар шуларның берсе - “Тылсым” әкиятләр уку сәхифәсе өчен чираттагы видеоязма төшерүне дә күреп үттеләр. Болардан кала, театрда эшләп килүче “Калеб” яңа буын җыены эшчәнлегенә дә аерым игътибар бирелде: мэр яшьләр белән "Zoom" аша аралашты. Очрашу азагында театрга бирелгән бинаны (Петербург урамы, 58) реконструкцияләү һәм киләчәктә анда театр музее, балалар студиясе, “Калеб” иҗат берләшмәсе урнашуы хакында сүз алып барылды. Очрашудан фотолар тәкъдим итәбез.
--- |
Иң күп укылган
|