|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.04.2020 Шоу-бизнес
Илназ Минвәлиев: “Карбыз ташып акча эшләдем”Җырчы Илназ Минвәлиев мәктәпне тәмамлагач дөнья көтәргә дип туган авылыннан (Балык Бистәсе, Олы Солтан) чыгып китә. Бу – колхозларның бетеп барган чаклары. – Илназ, авылда гына калып булмый идеме?
– Авылда кала торган бала түгел идем. Гел нәрсәдер кирәк, гел эзләнәм, нәрсәдер табам. Гел әти-әнигә булыштым. Алар гомер буе колхозда эшләде. Күп кеше әти-әнисенең һөнәрен әйтергә ояла: хисапчы малае, рәис кызы дип алдый. Мин әти-әниемнең йөзенә кызыллык китермәдем, алар минем белән горурланып яшиләр кебек тоела һәм шулайдыр да.
– Авылдан ничек чыгып киттең?
– Алып барып куючы, озатып җибәрүче булмады. Әти: “Үземә дә агач кашык та бирүче булмады, егет булсаң, егет бул. Әнә, ишек, әнә, трасса”, – дип кулын сузып, Казанга озатты. Шулай чыгып киттем. Казанда Совет мәйданында төшеп калдым. Подъездларда кунган, этләр белән бергә ашаган вакытларым да булды.
Казан дәүләт педагогия институтының спортфагына укырга кереп карадым. Мәктәптә укыганда физкультура укытучысы Рәис абый Хәлилов спортфакка алып килеп таныштырган иде. Шунда барып алты ай әзерлек курсларына йөрдем. Ашарга юк, бик ябык идем. Иртүк 5тә торып карбыз ташыйм, акча эшлим. Әле иртәнге сигезгә укырга барырга да өлгерәм.
– Спортфакка керә алдыңмы соң?
– Юк. Бөтен имтиханнарын биреп бетердем, әмма теориядән бер балл җитмәде. Кемнәрнеңдер әтиләре колхоз рәисе, директор. Имтихан бирә алмый, укый белми торган балаларын укырга керттеләр. Миңа булышучы да булмады. Бу яхшыга булган икән. “Илназ, бетүең шушыдыр”, – дип уйладым да трамвайга утырып киттем. Трамвай “Родина” тукталышында ватылды. Шунда дус егетләремне очраттым, алар мине 49нчы училищега, пешекчелеккә укырга алып килделәр. Башта керәсе килмәде, хурландым. Әмма анда мине ике куллап каршы алдылар. Укыганда иң әйбәт “Танго” ресторанында практика үттем. Шул чорда булачак хатыным белән таныштым, ресторанда җырлый башладым.
– Хәмдүнә Тимергалиева белән ничек таныштың?
– Дүрт ел эчендә биш-алты ресторанда эшләгәнмендер. Банкетлар әзерли, җырлый идем. Шунда Хәмдүнә апа күреп алды да: “Аллаһы Тәгалә биргән моңың бар”, – дип Фәрит Хатыйповка җибәрде һәм ул миңа бушка биш җыр бирде. Аннары Хәмдүнә апа мине гастрольләргә алып чыгып китте. Өч кешегә рәхмәтлемен: мине тудырган әниемә, Хәмдүнә апа Тимергалиевага, Фәрит абый Хатыйповка.
– Җырламыйча торганда нинди акчага яшәдең?
– Нәрсә туры килә, шуны эшлим. Фундамент казытып, өйләр салдырырга, кыскасы, төзелеш эшләрен яратам.
– Хатының Ислам диненә килде, бу сиңа да тәэсир итәме? Намаз укый, ураза тота башламадыңмы әле?
– Башта бу хәлгә бик аптырадым. Юбилейларга, туган көннәргә йөрим, кем белән барырмын дигән уй басты. Икенче яктан, хәзер өйдә тынычлык хөкем сөрә. Үземне җәннәттә кебек хис итәм, рәхәтләнеп ял итәм. Хатынның мине дә, балаларны да дингә өндәгәне юк. Бик хөрмәт итәбез үзен. Балаларым да намаз укый белә, бик итагатьлеләр, тырышлар.
– Бер улың авыру булып туды, моны ничек кабул иттең?
– Әйе, 1999 елда беренче балабыз авыру булып дөньяга килде. Аллаһы Тәгаләдән бирелгән гөнаһсыз бер сабый. Ул буыннан, ата-бабадан, геннардан килә дип ишеткәнем бар. Бала тугач туганнар оялды, үзем дә аптырашта калдым, табиблар да: “Калдырыгыз!” – диде. Аллага шөкер, әле ярый калдырмаганбыз, аннан да тәртипле, итагатьле бала күргәнем юк. Хатын көчле булып чыкты, бу авырлыкны кабул итә белде.
– Ул үзенчәлекле баламы?
– Үзенчәлеге шунда: алар үз дөньясында яши. Без алар дөньясында яши алмыйбыз, чыдамыйбыз. Шундый балаларга күбрәк игътибар бирергә, ятим балалар янына барырга кирәк.
– Син бик усал әтиме?
– Иркәләп тора торган түгел, алар мине күз карашыннан аңлый. Балаларымны тәртипле дип саныйм. Хатыным да бик иркәләп кенә тормый, эләгәсе вакытында эләгә. Туфан абый Миңнуллинның бер сүзе хәтердә: “Үзен өй хуҗасы дип йөрткән ир – җүләр ул”, – дигән иде. Өйдә бер кеше дә хуҗа түгел, өй хуҗасы гына хуҗа. Ир акча эшли, хатын бала карый. Олысы Алмазга 16 тулды. Җырны ярата, җырлар иде дә, аның сүзләрен аңлап бетереп булмый. Мин җырласам, кушылып җырлап утыра. Уртанчысы Салават спортны үз итә. Баянда уйный, тхэквондо белән шөгыльләнә. Буйга мине дә узып китте. Кечкенәсе Ильяс баянда уйный, көрәшкә, тхэквондога йөри. 7 яшьтә кубок алды.
Әңгәмә "Акчарлак" газетасының архив саннарыннан алынды, 7 май 2015 № 19
--- |
Иң күп укылган
|