поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Суперкияү". Кариев театры, 18:00.
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 12 Май
  • Марат Галимов - җырчы
  • Хатыйп Миңнегулов - галим
  • Чулпан Фәттахова - журналист
  • Алинә Кабаева - гимнастка
  • Ширияздан Сарымсаков (1911-1999) - актер, режиссер
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
27.04.2020 Язмыш

“Нишлисез сез, әниләр? Туктагыз бу эчүдән!”

“Гафу итә алмыйм, әни” дигән язманы елый-елый укыдым. Анда Зөлфия исемле ханым әле яшь ярым да булмаган чакта үзен әнисе ташлап китүен, бу вакытта әтисенең армиядә булуын, аннан сугышка кереп, шуннан кайта алмавын, бабасы белән әбисе дә үлеп киткәч, балалар йортына эләгүен әрнеп язган.

Әнисе үлем түшәгендә ятканда, бәхиллеген алып калыйм дип, Зөлфияне үз янына чакырса да, ул, гафу итә алмыйм дип, әнисе янына бармаган.
 
Мәкаләне телефоным камерасына төшереп, ватсаптан дусларыма, кызыма җибәрдем дә: “Сез гафу итә алыр идегезме?” — дип сорадым. Дусларымның берсе баласын ташлаган әнине бөтенләй бетереп ташлады. Аннан, елаудан тыела алмыйча: “Үземнең 4 яшьлек оныкчыгымны күз алдыма китерәм, менә шул баланы әнисе ташласын инде?! Ә Зөлфиягә яшь ярым да булмаган бит...” — диде.
 
Кызым: “Авырлык бе­лән булса да, гафу итәр идем”, — дип җавап яз­ды. Мин үзем дә гафу итәр идем, чөнки Зөлфия ханымның рәнҗүе әнисенә төшкән бит инде: ул бик озак авырып урын өстендә яткан, тире бе­лән сөяккә калган.
 
Зөлфия ханым хәзер үзе дә өлкән яшьтәдер инде. Күптән гафу итәргә иде. Әнисе: “Кулларыннан тотып, күзләренә карап, бәхиллек сорасам, җан бирүләре җиңелрәк булыр кебек”, — дигән бит. Бертуган сеңлесе бар­лыгын белгәч тә, Зөлфия ханымда туганлык хисләре уянмаган.
 
Мин аналарның балаларын ташлауларына кул-аягым белән каршы. Телевизордан “Мужское-Женское” тапшыруын карасаң, хәйран каласың: эчкече әниләр өчәр-дүртәр балаларын ташлап чыгып китәләр! Бу нинди хәл?.. Сугыш вакытында да булмаган күренеш! Бүгенге көндә эшләгән кеше ач тормый бит инде! Шуңа күрә: “Нишлисез сез, әниләр? Туктагыз бу эчүдән!” — дип кычкырасы килә.
 
Зөлфия ханым, әтиегезгә ияреп, Урал ягыннан Мөслимгә кайтканда әниегез үзе дә балалыктан чыкмаган үсмер — нибары 16 яшьлек кыз булган бит. Ул да әти-әнисен сагынып яшәгәндер, бәлки аны колач җәеп көтеп тә тормаганнардыр... Нинди булса да, ул сезгә гомер биргән ана! Ике ул үстергәнсез, иманлы балалар тәрбияләгәнсез. Бүгенге тормышыгыз Аллага шөкер бит, әниегезне гафу итсәгез, аның рухы тынычланыр, үзегезгә дә җиңел булып китәр иде.
 
Без 7 бала. Кочышып-сөешеп кенә үсмәдек, әткәй-әнкәй эш белән тәрбияләделәр. Аллага шө­кер, беребез дә йөзлә­ренә кызыллык китер­мәдек. Хәзер каберләрен карап, чистартып торабыз.
 
Онытасым юк, мин өченчедә укыганда микән, әнкәйне Сарман сырхауханәсенә салдылар. Апа, мин, ике энем (абыйлар эштә) көн саен кичкә таба авыл башына, Сарман юлы ягына барабыз. Сарман бездән 25 чакрым ераклыкта. Кыш, чатнама суык. Әнкәй кайтмый микән дибез, каршы алабыз, янәсе. Авыл башында көтәбез-көтәбез дә, кире кайтып китәбез. Бераз баргач, артыбызга борылып карап: “Әнкәй, кайт инде”, — дип, елый-елый тагын атлыйбыз. Өйгә кайткач әткәй: “Алай туңып йөрмәгез, балалар, әниегез терелгәч, үзем ат белән барып алырмын”, — диде. Әнкәй сырхауханәдән кайтканчы “әнкәй, кайт инде” дип йөрдек. Ул кайткан көн безнең өчен бәйрәм булды.
 
Сүз уңаеннан бер кыйс­са да язып үтим әле. Әниләре инде вафат булган өч хатын-кыздан болай дип сораганнар: “Әгәр дә ниндидер могҗиза белән әниегез исән дисәләр, нишләр идегез?” Беренчесе: “Янына йөгереп кайтып, исән чакта күрсәтмәгән кадер-хөрмәтне күрсәтер идем”, — дип җавап биргән. “Мин йөзә белмим, гомер буе суга батудан курыктым, ләкин әгәр әниең елганың теге ягында тора дисәләр, бернигә карамыйча суга сикерер идем”, — дигән икенчесе. Ә өченчесе: “Арада йөзләгән чакрымнар булса да, җәяү бара-бара аякларым канга батып бетсә дә, әнием янына үрмәләп барып җитеп, әнием, мин сине бик сагындым дияр идем”, — дип җаваплаган.
 
Мөнәҗәттән дүрт кенә юл:
 
“Монда, балам, кәгазь дә юк, каләм дә юк,
Яза алмыйм хәтта сәлам дә.
Шулай булгач, миңа үпкә тотма,
Тик хәер бирергә онытма!”
 
Исән чакта бер-береңне гафу итеп китәргә кирәк, ахирәттәгеләр тыныч ятсыннар. Әлеге язманы мәчеткә алып кереп тә укыдым. Хатын-кызлар бертавыштан: “Гафу итәргә кирәк”, — диделәр. Сез дә, Зөлфия ханым, гафу итегез. Үткән эшкә салават диләр бит.
 
 

Мәрьям АХУНОВА. Әлмәт
Татарстан яшьләре
№ --- | 27.04.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»