поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
10.06.2008 Спорт

СЕҢЛЕСЕ АБЫЙСЫННАН КАЛЫШМЫЙ

Европа халкына бу көннәрдә футбол җене кагылган булса да, якшәмбе көнне спорт дөньясының тагын бер зур вакыйгасы Парижда чираттагы теннис бәйгесе тәмамлануы белән бәйле булды. Дөньядагы иң кәттә дүрт ярышның берсе булган “Ролан Гаррос”ның хатын-кызлар финалында Динара Сафина да чыгыш ясады. Кызганыч, 22 яшьлек милләттәшебез карьерасында мондый югары дәрәҗәдәге тәүге хәлиткеч уенда Сербия теннисчысы Анна Ивановичка оттырды. әмма ул барыбер тамашачының күңеленә кереп калды. Көчле һәм бер ук вакытта көчсез рухы белән.

Күптән түгел бер мәзәк ишетергә туры килде. Ходай Тәгалә теннисчыларга сәләт өләшкәндә берсенә көч, икенчесенә түземлек, өченчесенә матур итеп уйнау осталыгы биргән. Ә Сафинга чират җиткәч, болай дигән: “Марат, ничек телисең шулай уйна”. Чыннан да бу уенчының ничек чыгыш ясасын беркем дә фаразлый алмый. Теләсә татар егете барысын да җиңә, ә инде булмаса гади генә бәйгенең беренче әйләнешендә үк төшеп кала.

Баксаң, Динара да кайбер яклары белән абыйсына охшаган икән. Парижда узган бәйгедә ул башта Мария Шарапова, аннары Елена Дементьева, соңрак Светлана Кузнецованы, кыскасы, Россия генә түгел, дөньяның да иң көчле уенчылары булып саналган бу өч туташны отты. Абыйсы аркасында аны болай да үз иткән тамашачы Динарага соклануын яшермәде. “Әгәр бер ай элек Берлинда булган зур турнирда җиңәсемне һәм “Ролан Гаррос”ның финалына чыгасымны сезон башланганда әйтсәләр, ул кешене юләр дип санар идем. Бу уңышларым, беренче чиратта, остазымның тырышлыгы, аның ярдәме. Соңгы уенда да өстенлекне үз кулыма алырга тырышыып карадым. әмма көчем бөтенләй калмаган иде. Җитмәсә, мондый зур бәйгенең финалында беренче тапкыр уйнавым”, – дигән ул.

Марат белән Динара бер-берсенең уеннарын сирәк карыйлар икән. 2004 елда шул ук “Ролан Гаррос”та ачуыннан шортын салып ыргыткан абыйсы бу юлы сеңлесенең ни кылануын күрсәме? Соңгы очрашуларда рухи һәм физик көчен югалткан Динара рәхәтләнеп урыс теленең “гүзәл” якларыннан файдаланды. Ә корт читендәге микрофоннар татар кызының сүгенүен бөтен дөньяга ишеттерде. “Кайчак үзем дә арттырып җибәрәм, – дигән Сафина очрашудан соң. – Ракеткаларымны ватам, начар сүзләр кычкырам. Әлбәттә, бу хатын-кызга килешеп бетми. Әмма мине ничек бар шул яратырга өйрәнегез”. Тагын бер мәзәк искә төште әле. Ходай Тәгалә кешеләргә акыл өләшкәндә спортчылар күнегүләрдә булган икән. Шуңа күрә аларның мондый тәртипсезлегенә гаҗәпләнергә кирәкми.


Илнар ХӨСНУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 112-114 | 10.06.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»