поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.03.2008 Медицина

КҮПЛӘРНЕҢ КҮЗЕН КАМАШТЫРГАН СИЛИКОН

“Дуслар белән Яңа елга җыелгач, хатынның түшенә ир-атларның ничек карауларын күрсәң син, – дип сөйләде Рамил. – Карамаслык та түгел, андый күкрәк кино йолдызларында гына бит. Рамилнең хатыны Ләйсән кебек күкрәген зурайттыручылар күп икән бездә. Казан шәһәренең 7 клиник сырхауханәсе хирургы Зәйнетдинов Азат Минвәгыйз улы белән очрашып сөйләшкәннән соң шуңа инандым.

“БӨТЕНЕСЕ КӨНЛӘШӘ"

Аларның өйләнешүләренә инде биш ел. Өч яшьлек уллары бар. Рамилгә тиздән утыз тула, маршрут автобусын йөртә. Ләйсәнгә егерме җиде яшь, балалар бакчасында тәрбияче.

 

– Өйләнешкәнче дә Ләйсәннең күкрәкләре әллә ни зур түгел иде, – дип сөйләде Рамил.  –  Дус егетләрнең хатыннарына карыйм да, көнләшеп куям. Автобуска да гел тулы күкрәкле хатын-кызлар керә. Кызыгып  карап каласың. Бу ниндидер бозыклыктан түгел, табигать бүләге бит ул тулы күкрәк. Матур  әйбергә күз төшә... Беркөнне эштән кайттым да: "Хатын, – дим. –  Бер сүз әйтәм, тик ачуланма. Әйдә, синең күкрәкләреңне зурайтабыз. Мин белештем: андый операцияне Казанда күп җирдә ясыйлар икән. Куркыныч түгел ди..." Үпкәләр дигән идем, киресенчә, Ләйсән бу тәкъдимемне күтәреп алды. Җыендык та, киттек хирург янына. Бәясен дә белдек - утыз биш мең сум икән.  Бер атнадан Ләйсән операциягә керде. 

 

– Зур, матур күкрәк турында яшьтән үк хыялланган идем,  – диде Ләйсән. – Минем өчен бу, чыннан да, проблема иде. Рамил дә әйткәч, каршы килмәдем.  Дөрес, көне килеп җиткәч, куркуга калдым.  Иртәгә операция дигән төнне йоклый да алмадым. Шулай да уемнан кире кайтмадым. Бисмилламны әйтеп, пычак астына кереп яттым.

 

Операция өч сәгатькә сузыла, наркоз астында  ясыйлар. Имплантантны (күкрәк формасындагы шарчыклар) күкрәкнең уртасын кисеп кертәләр. Операция уңышлы уза. Өч көннән хатын сырхауханәдән чыга. Баштагы көннәрдә күкрәге авырткаласа да, хәзер бер кыенлык та сизми икән. Ләйсәннең күкрәгендәге яра эзен күреп: “Шулай булырга тиешме?”, - дип сорадым.

 

– Ике-өч елдан эз югалачак дип ышандырды хирург. Әле җәйгә бер ел гына була, эз бетәр дип ышанам.

 

Сүз дә юк, яшь ханымның күкрәкләре бик матур. “Ләкин тотып карасаң силикон икәне сизелә. Барыбер үз тәнең түгел инде”, - диде Ләйсән. Бала тапкан очракта, имезә алачаксың дигәннәр яшь ханымга.

 

МАТУРЛЫККА ТАБА!

Пластик операцияләр ясаучы  хирурглар күп бүген. Хатын-кызлар күкрәкләрен зурайтса (хәер, кечерәйттерүчеләре дә бар), ир-атлар борыннарын матурайта, битләрендәге яраларны, җыерчыкларны төзәттерә. Ә җыерчыкларны тарттыру, корсактагы майларны бетерү белән операциягә хатын-кызлар да, ир-атлар да керә.  "Әллә нинди могҗизалар вәгъдә итмим, соңыннан кайберәүләр  судлашып йөри башлый: янәсе, бусы килешми, барып чыкмаган. Без бит Аллаһы Тәгалә түгел, яңа кеше ясый алмыйбыз. Ә бары кимчелекләрне азмы-күпме  төзәтергә генә  булышабыз”, - ди Казанның 7 нче сырхауханәсендә ундүрт ел хирург булып эшләүче Азат Зәйнетдинов.  Егет Казан дәүләт медицина университетын тәмамлагач, хирург булып эшләгән. 1999 елда  Франциядә белемен күтәргән. Ике ел укып кайтканнан соң пластик хирургия белән шөгыльләнә башлаган. 

 

– Эмплант урнаштыру, ягъни ясалма күкрәк кую белән Казанда ныклап 2000 елда шөгыльләнә башладылар, – диде ул. – АКШта, Европа илләрендә эстетик хирургия күптән бар. Безгә төрле кешеләр килә: берәүләр өчен гүзәл кыяфәт – эш, карьера үсеше өчен кирәк булса, икенчеләр ир-атлар алдында матур күренергә тели. Бар, чыннан да, күкрәкләре бик ямьсез хатын-кызлар да, алар хирург ярдәменә, һичшиксез, мохтаҗ.

 

– Ә ни өчен күкрәк зурайтырга теләүчеләр күбәя? Элек моңа берәүнең дә исе китмәгән бит.

 

– Кызык сорау. Элек тә артистлар, җырчылар пластик хирургларга барганнар. Бүген исә теләге һәм акчасы булган һәр кеше тиз арада матур күкрәкле була ала. Моның өчен чит илләргә барып йөрисе юк. Күп хатын-кызлар хәзер  операцияне Казанда ясатырга тели. Чөнки операциядән соң һәрдаим табиб күзәтүе астында була, бездә бәяләр дә арзанрак. Күкрәкләрен зурайтырга теләүчеләрнең артуы телевизорга да бәйледер. Тулы, матур күкрәкле җырчыларны, артистларны күргән хатын-кызлар  аларга охшарга тырыша.

 

– Күбрәк кайсы яшьтәге хатын-кызлар мөрәҗәгать итә?

 

– Төрле яшьтәгеләр. Әле менә егерме яшьлек кызга операция ясадык. Күкрәкләре бик кечкенә булганга гел кыенсынып яшәгән. Канәгать калды. Әлбәттә, акчалы  кешеләр килә. Бизнес белән шөгыльләнүче ханымнар, ирләренең  кесәләре калын булганнар. Операция арзан  түгел 60-90 мең, ә кайбер тәҗрибәле хирургларда 120 меңгә кадәр.

 

Күкрәкләрен кечерәйтергә теләүчеләр дә бар. Гадәттә, берничә бала табып имезгән өлкәнрәк яшьтәге ханымнарда була андый проблема. Бик зур күкрәкләр йөрергә комачаулый. Без тарттырып кечерәйтәбез.

 

– Шундый операцияләр вакытында үлүчеләр  юкмы? Гомумән, сәламәтлеккә зыяны ни дәрәҗәдә мондый операцияләрнең?

 

– Юк, Алла сакласын, безнең тәҗрибәдә үлем очракларының  булганы юк. Җиренә җиткереп, намус белән эшлибез. Әлбәттә, төрле кешеләр бар. Операциядән гаеп табып, судка бирүчеләр дә күп хәзер. Алар махсус шулай эшли - акча каеру өчен. Бу бигрәк тә Мәскәүдә киң таралган. Сәламәтлеккә килгәндә исә, зарары юк операциянең. Кат-кат тикшерелгән, өйрәнелгән методлар белән эшлибез бит.

 

– Операция озакка сузыламы?

 

– Имплант урнаштыру сәгать ярым бара, кайвакыт азрак та. Әгәр инде тирене тарттыру да өстәлсә, вакыт күбрәк китә. Наркоз белән эшлибез. Бездә силикон күкрәк куялар. Чөнки ул табигыйрәк. Имплантны төрлечә урнаштырырга мөмкин: күкрәкнең астын яки уртасын азрак кисеп, култык астыннан, кендекне тишеп. Соңгысы бигрәк тә АКШта киң таралган.

 

-Имплант ничә елга дип куела? Гарантияләре бармы?

 

-Имплант якынча унбиш елга дип исәпләнеп куела. Гарантия бирәбез. Без нигездә Америкадан кайтарылган имплантлар куябыз, чөнки сыйфаты яхшы. Хатын-кыз бала тапкан очракта имезә дә ала торган була. Сыйфаты яхшы, кыйммәтле имплантны гомерлек дип әйтәләр. Кагыйдә буларак, мондый операциягә үз-үзен карый торган, һәрвакыт яшь, матур  күренергә теләүче хатын-кызлар килә. Алар  төрле физик күнегүләр ясап, гәүдәләрен формада тотарга тырышалар. Димәк, тәннәрендә җыерчыклар барлыкка килми. Күкрәкләре дә матур  саклана.

 

– Күкрәк рагыннан соң, операция кичергән хатын-кызлар күп хәзер. Андыйларга ярдәм итәсезме?

 

– Әйе. Моның белән башлыча онкологлар шөгыльләнә. Ләкин безгә килүчеләр дә бар. Хатын-кызларны яңадан күкрәкле итәбез.

 

– Ир-атлар тагын кайсы җирләрен үзгәртергә тели?

 

– Казан элеккеге криминаль шәһәр дисәк тә була. Шуңа күрә бик күп ир-атларда яра эзләре калган. Һәм алар аны вакытында төзәттермәгәннәр. Хәзер киләләр. Борыннарын кечерәйтергә теләүчеләр дә күп. Ир-атның да матур күренәсе килә.

 

– Сезнең һөнәр кирәкле дип уйлыйсызмы?

 

– Әлбәттә. Заманасы шундый бит хәзер.

 

Азат Минвәгыйз улы янына күренергә дип утыз яшьлек ханым килгән иде. Бер ай элек күкрәген зурайттырган икән. “Хәзер юлда ГИБДД хезмәткәрләре туктатса, матур күкрәкләремне күргәч, бәйләнеп тормыйлар. Ир-атларның игътибары артты,” - диде, елмаеп.

 

Бу хакта танылган шәхесләр, сәхнә кешеләре ни уйлый? Алар да пластик хирурглар янына барырга җыенмыйлармы?

 

Әлфия АВЗАЛОВА: Алла сакласын! Тәүбә! Сәламәт тәнемне пычак астына бирәмме соң? Ул турыда гомеремдә дә уйлап караганым булмады. Әнә кызларым Америкада яши, алар да һичкайчан андый адымга бармаячак. Хатын-кыз азрак иннек-көршән буяп җибәрсә болай да матураеп китә. Зур күкрәкләрне матурлык билгесе дип санамыйм.

 

Кирам САТИЕВ: Чәч агара башлагач: "Буят!" –  диделәр. Соң, мин әйтәм, аның бит йөрәген дә буяп куеп булмый. Тәнең яшь күренеп, үзең өлкән яшьтә булсаң көлке дә тоелыр иде. Ә хатын-кызлар күкрәкләрен зурайтасылары килә икән, бу – алар эше. Хатын-кызны матур күкрәкләр бизи инде ул.

 

Раил САДРИЕВ: Юк, мондый операцияләргә каршы мин. Табигатьтә бөтен әйбер баланста. Организмның реакциясе төрлечә булырга мөмкин. Силикон күкрәкләрне матурлык билгесе дип санамыйм. Ясалма бит ул, табигый түгел.

 

МӘЛИКӘ: Кем өчендер бу мөһим икән, пластик операция ясатсыннар. Һаләкәтләргә очраган кешеләр була бит. Мин, әлбәттә, бармас идем.  Бер таныш биюче кызым бар - күптән түгел күкрәкләрен зурайттырды. Миңа ошамады. Күкрәкләре кабартылган курчакныкы шикелле, ясалма.

 

Булат НИГЪМӘТУЛЛИН: Мине тышкы кыяфәтем канәгатьләндерә. Ходай биргәненә шөкер. Әгәр кемнәрнеңдер тышкы кыяфәтләрен үзгәртәселәре килә икән, барсыннар. Ясалма күкрәкләр карап торырга матур инде, болай ничектер, белмим. (Көлә) 

Руфия РӘХМӘТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 39 | 22.03.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»