поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
26.04.2020 Шоу-бизнес

Әлфия Авзалова кызы Зөлфия белән ИлГәрәйне нәрсә бәйли?

Бу сөйләшү хакында шундук ИлГәрәйгә сөйләдем. Шатлануын күрсәгез! Зөлфия апа белән элемтәгә керергә вәгъдә бирде. Әгәр алай-болай оялып, читенсенеп йөрсә, Зөлфия апага җитәкләп алып барасы булыр, мөгаен...

Бервакыт җырчы ИлГәрәй Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия ханым белән бәйле вакыйга турында сөйләде. Шул исемә төште дә, ИлГәрәйгә шалтыраттым. Башта хәл-әхвәлләрен сораштым. Күпләрегез беләдер, бу кышта ИлГәрәй әтисен югалтты...
 
- Әти-әни Казанның бер бистәсендә үз йортлары белән яши иде. Әти үлгәннән соң, әнине үзен генә калдырмадык, хәзер бергә яшибез. Әтинең өлгермәгән эшләре калды: мунча төзекләндерү, гаражны җыештыру. Шулар белән шөгыльләнергә исәп. Бакчада да эш җитәрлек. Концертлар тукталды бит инде. Казандагы концертым сентябрьгә күчерелде. Аңлап кабул иткән тамашачыма рәхмәт. Гаиләмдә бар да яхшы, Аллага шөкер. Олы кызым скрипкага йөри иде, хәзер онлайн дәресләр ала. Аерма зур, кыен. Укытучы да аңлатып бетерә алмый, Адилә дә төшенеп бетми. Мин җырчы буларак, кызымны темпка һәм көйне ишетергә өйрәтәм. Ноталарны синтезаторда өйрәнәбез. Кызым дүрт ай гына йөрсә дә, өч композиция өйрәнде, иң кыены скрипкада уйнарга өйрәнү.
 
- ИлГәрәй, Зөлфия апа белән булган вакыйганы кабат сөйлә әле. Син аның белән күрешә алдыңмы?
 
- Минем әнинең әнисе, ягъни әбием Балык Бистәсе районы Чирмешән авылында туган. Кызганыч, әбием бу дөньядан узган елның 5 апрелендә китте. Үлер алдыннан 2-3 атна кала да, аңа кадәр дә Зөлфия апага сәлам җиткерүемне үтенде. Эш шунда, элек студентларны бәрәңге алырга авылларга җибәргәннәр. Зөлфия апа исә безнең авылга кайткан һәм бер ай бездә яшәгән. "Мин аны үз кызым кебек якын иттем. Ул киткәч тә, хатлар алыштык. Гайшә апа, мин сине беркайчан да онытмам, Казанда балаларыңа берәр нәрсә кирәк булса, ярдәм итәрмен, диде", - дип сөйләде әби. Ул хатлар саклангандырмы, белмим. Әбинең теләген үтисе килә, ләкин Зөлфия апа белән һаман очрашып булмый.
 
Эстрадада 17 ел иҗат итсә дә, үткенлек дигән нәрсә юк ИлГәрәйдә. Бигрәк тыйнак үзе. Яңа җырлары чыкса да, тыңлаучы ничек бәяләр икән дип, шуларны радиога да бирергә кыймый. Җырлар дигәннән, соңгы вакытта ИлГәрәйнең репертуары бик үзгәрде. Элек ул дискотека форматындагы җырлар башкарса, хәзер мәгънәле, эчтәлекле җырларга өстенлек бирә. Клиплары да сыйфатлы. Әмма артык тыйнак, шуңа күрә Зөлфия апага шалтыратырга батырчылыгы җитмидер инде. Ә без ул җитешкәнче шалтыраттык!
 
- Менә хәзер син сөйләп биргәч, исемә төште. Ул чакта безне - Марсель Сәлимҗановта укыган студентларны Балык Бистәсенә колхозга җибәрделәр. Авыл өйләрендә өчәр кеше яшәдек. Мине, Гүзәл Гыймадиева һәм Наилә Хәсәншинаны ашханәгә билгеләделәр. Без Гайшә апада яшәдек. Ай буе! Әлбәттә, бер ай эчендә туганлашып беттек. Шундый истәлекле вакыйганы искә төшерүеңә рәхмәт! ИлГәрәй минем белән элемтәгә чыксын иде, мин аңа әнинең китабын бүләк итәрмен.
 
- Ярый, Зөлфия апа, әйтермен. Үзизоляциядә көннәрегез ничек уза?
 
- Кушканнар икән, өйдә генә торабыз. Инде ирем белән өч кило авырлык җыйдык. Аннан ничек арынасы булыр? (көлә) Бүген бик саваплы гамәл кылдык, ятимнәр йортында үскән якыннарыбызга азык-төлек илттек. Мин моны әни хакына эшлим. Төшкә дә керми, риза булып ятадыр дип ышанам. Өч атна дәвамында һәр дүшәмбе Инстаграмда туры эфирга чыктым. Нигездә кешеләр әнинең иҗаты белән кызыксына. Гастрольләрдә йөрүләр, кемдә кунып калулар, әнинең балаларга мөнәсәбәте, репертуары турында сорыйлар. Әни - бик гади иде. Концертлар белән авылларга йөргәндә, берәр йортка кунарга кергәч, башта исәнләшеп, хуҗаларның хәлләрен сорый. Аннары "малларыгыз бармы, ничә тавык, казыгыз бар?" дип сорый торган гадәте бар иде. Бик авыл җанлы иде ул...

- Әлфия апаның рухы шат булсын, Амин. ИлГәрәйгә хәбәр итәрмен. Исән-сау булыгыз, Зөлфия апа.
 
Бу сөйләшү хакында шундук ИлГәрәйгә сөйләдем. Шатлануын күрсәгез! Зөлфия апа белән элемтәгә керергә вәгъдә бирде. Әгәр алай-болай оялып, читенсенеп йөрсә, Зөлфия апага җитәкләп алып барасы булыр, мөгаен. Кыскасы, бу хәлләрнең дәвамын көтегез...
 

Лена РӘХИМОВА
Шәһри Казан
№ --- | 25.04.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»