поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.04.2020 Шоу-бизнес

Алинә Сафиуллина тормышындагы зур вакыйга белән уртаклашты

21 апрельдә җырчы Алинә Сафиуллина туган көнен билгеләп үтте. Юбилей булгач, зурлап котлыйсы килде, үзенә шалтыраттык. Алинә улы Нариман белән туган ягы Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында икән.

- Элек авылда 3 көн дә тора алмый идем, менә хәзер бер ай инде авылда яшибез. Көн саен төрле тәм-томнар пешерәбез. Чәйгә пирог яки торт пешермәсәк, әти шундук кисәтү ясый башлый (көлә). Авылда рәхәт. Көн дә Нариман белән йомыркалар җыябыз, сыерның, үгезен хәлен беләбез. Безнең өй су буенда урнашкан, ындырга төшәбез. Анда кеше юк. Кичләрен пазллар төзибез, безгә әни дә кушыла.
 
- Туган көнеңне авылда үткәрдең, димәк? Авылда туган көн ничегрәк уза?
 
- Әйе, авылда улым, әти-әни белән үткәрдек. Әбием күбесенчә үз бүлмәсендә ул. Туган көн көне буе дәвам итте. Башта салатлар ашадык. Бәлеш үзем кебек кире булып чыкты, озак пеште (көлә). Безнең өчен бу гадәти көн булса да, бала күңеле бәйрәм көтте. Нариман әле аниматор сорый, әле тортка шәм куйдыра, әле барыбызны да биетә. Кыскасы, туган көн күңелле узды.
 
- Алинә, күптән түгел тормышыңда зур вакыйга булды дип беләм...
 
- Әйе, ниһаять, фатирымны  алыштырдым. Фатир Казанның яңа торак комплексында бик уңайлы урында урнашкан. Бик канәгатьмен. Хәзерге вакытта анда онлайн ремонт бара.

- Ничек онлайн ремонт?
 
- Ремонтны бер татар кешесе ясый. Мин аңа барлык кирәк-яракларны алып калдырдым. Ул эш барышын видеога төшереп миңа җибәрә. Берәр әйбер кирәк булса, онлайн заказ аша өйгә китерәләр.

- Бу сорауны бирми булдыра алмыйм, кияүгә чыкмадыңмы әле?
 
- Юк, кияүгә чыкмадым.

- Авылда торганда, буш вакытың күп. Ниләр турында уйлыйсың?
 
- Үзизоляция күп нәрсәгә күзләрне ачты. Бик күп нәрсәгә илһамландым, яңа җырлар иҗат итәсем, концертлар куясым килә. Иң мөһиме - дөньялар имин булсын, барыбыз да сәламәт булыйк!
Фото: vk.com

Лена РӘХИМОВА
Шәһри Казан
№ --- | 22.04.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»