поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
21.04.2020 Җәмгыять

«Баламның үлгәненә быел ике ел була бит инде!» — Татарстанда вафат булган сабыйга интернетта акча җыялар

“ВТ” ның вконтакте төркемдәге битенә бер хат килеп төште. Анда баласын ялгыз гына үстерүче әни ярдәм сораган. Әлеге хатны укыгач та, иң элек исеме-фамилиясе таныш бала, бер тапкыр язган идек инде , дип уйлап куйдым.

Тик күңелгә кеше тагын бер кат ярдәм сорый икән, димәк, аның хәле яхшы түгел дигән уй тынгы бирмәде. Иртән бу баланың язмышы белән кызыксына башладым. Күпме генә эзләсәм дә, таба алмадым. Ярдәм сораган ханымга дусларга кушылдым. Исемен “Мама Тагирчика” дип кенә куйган ул. Бераздан дусларга кертте. Языша башладык.
 
–  Баламын бик көтеп алдым. Тик җиде ай элек анда кан рагы таптылар. Шуннан соң ирем безне ташлап китте. Мин баланы ялгыз үстерәм. 26 апрель көнне 7нче химия терапиясен ала башлыйбыз. Әмма аның өчен акча кирәк. Безгә һәр ун сум да кадерле. Ярдәм итсәгез иде, – ди ул.
 
Әлеге ханым социаль челтәрдәге үз битенә улы Таһирның өченче ай химия терапиясе алуын да яза. Акча җыю 28 апрельгә кадәр оештырылган икән. Үзләренең 1 апрельдән бирле Республика клиник балалар хастаханәсендә ятуын да әйтә. Киләчәктә чит ил клиникасына китәчәкләре дә хәбәр ителә.
 
Бу кешенең исемен дә сорарга булдым. “Айгөл” , — ди. Сөйләшер өчен телефон номерыгыз кирәк дигәнгә, никтер җавап бирми. Аның каравы: “Иртәгә дарулар  өчен түләргә кирәк. Акча җыелмаса, берни эшләп булмаячак. Тагын 7 мең 890 сум акча кирәк”, – ди бу.
 
Үзем язышам, әмма бу вакытта инде мин әлеге кешенең чынлыкта  Айгөл түгеллегенә инанам. Кайчандыр без ил белән ярдәм иткән Таһир Мәгъсүмҗанов хәтеремә төште бит! Әнисен дә яхшы беләм. Тизрәк “чын” Айгөлнең телефон номерын җыярга тотындым.
 
–  Баламның үлгәненә быел ике ел була бит инде. Димәк, мошенниклар акча җыя. Вконтактеда аның якты истәлегенә төркем дә бар. Анда да бик сирәк керәм. Йөрәк яралараны кузгатасым килми, – ди ул.
 
Соңгы арада социаль челтәрләрдә бер көнгә акча сорап торучылар очраса да, үлгән сабый исемен телгә алып, өстәвенә дини кеше булып кыланып, татарча язып ятучыларны беренче тапкыр күрәм. Күңел әллә нишләп китте. Нәрсә бу? Кешенең бөтенләй ояты качумы? Сабый рухын тапландырмаска иде. Гөнаһысын кая куярсыз?

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 21.04.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»