поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.04.2020 Җәмгыять

"Беренче тапкыр бу бәла белән күзгә-күз очрашкач, бик куркыныч булды" (РЕАЛЬ ЯЗМЫШЛАР)

Россиялеләрнең күбесе өйдә уты­рырга мәҗбүр булуыннан зар­лан­ган арада, табиблар гаи­ләләрен те­лефон экраны аша гы­на күрә, ял сү­зен онытып тора. Коронавирус пандемиясе белән көрәшүче ме­дицина хезмәткәрлә­ренең тор­мышлары ничек үзгәргән? Үз­ләреннән сораштык.

«Бу – табиб бурычы»
 
Динә Семёнованың исеме күпләргә таныштыр. Ул 23 февральдә башкалага махсус борт ярдәмендә кайтарылган «Diamond Princess» лайнерының 8 пассажиры белән ике атна хастаханәдә яшәде. Хәзер дә ял турында уйлап торыр вакыт түгел: Казан табибы тәүлек әйләнәсе хезмәттә. Ул үзенең эшен каһарманлыкка санамый. Бу – бары тик табиб бурычы, ди. Динә ханымның ике кызы бар. Сирәк генә эләккән ял минутларында ул тизрәк гаиләсенең хәлен белешергә ашыга.
 
Алар гаджетлар аша гына аралашалар. 5 яшьлек кызы әнисе юлыннан китәргә хыяллана – табиб булмакчы. Әнисенең кешеләргә ярдәм итәргә атлыгып торуын, изге һөнәр иясе булуын күреп, аның үрнәгендә тәрбияләнгән чөнки.
 
Динә Семёнова эш урынында үзе өчен түгел, гаиләсе өчен ут йотып тора. Ник дигәндә, хастаханәдә чир йоктыру куркынычы азрак. «Без монда барлык саклану чараларын кулланабыз, махсус киемнәр киябез. Атна буе эшлибез, ял юк. Сменам иртәнге сигездән кичке бишкә кадәр, соңрак та киткәлим», – ди ул.
 
Cүз уңаеннан, Казанның «Зенит» волейбол клубы уенчысы – коронавирус йоктырган Эрвин Нгапетны дәвалаучылар арасында Динә ханым да бар. Хәзер Динә Семёнова, барлык табиблар кебек үк, вазгыять яхшы якка үзгәргәнче халыкны өйдә утырырга өнди.

«Эшем – кеше гомерен коткару»
 
Рамиз Рустамов биш елдан артык Мәскәү сырхауханәләренең берсендә эшли. Ул – гомуми практика табибы, гастроэнтеролог. Хәзерге вакытта пациентларны амбулатор КТ-үзәктә кабул итә. Монда гадәттә ОРВИ, үпкә ялкынсынуы һәм коронавирус түгелме дип шикләнелгән сыр­хауларны алып киләләр. Рамиз сөйләвенчә, табибларга йокы дигәннәре дә аз эләгә, берничә сәгать ял итеп алгач, яңадан кизүгә чыгалар. Бер смена – 12 сәгать.
 
− Хәзер инде мин кабинетта ак халат киеп утырган, акыллы кыяфәтле табиб кына түгел. Эшем – кеше гомерен коткару. Мондый вазгыять белән күзгә-күз очрашырмын дип һич тә уйламаган идем анысы. Вирусологлар алдынгы карашлы, һәр килеп чыккан чиргә тиз арада дәвасы табылыр дигән өмет бар иде. Барысы да билгеле булгач, әти-­әниемә шалтыраттым, беркая да чыгып йөрмәскә, сакланырга куштым, башка туганнарымны да кисәтеп куйдым, – ди табиб. – Амбулатор КТ-үзәктәге кабул итүче табиб сырхауда вирус булу-булмауны тикшерә, авыруда аның нинди формасы икәнне ачыклый. Җиңел, уртача һәм авыр формалары барлыгы мәгъ­лүм. Уртачасы күбрәк 60 яшьтән яшьрәк кешеләрдә, хроник авырулары булганнарда очрый, бу очракта сулыш җитмәүдән зарлану күзәтелми. Авыр формасында исә сепсис, кискен респиратор дистресс-синдром (ОРДС), тын кысылу кебек билгеләр «уяна».
 
«Җиңәрбез!»
 
Түбән Новгородтан Анастасия Климова операция шәфкать туташы булып эшли. Коронавируска бәйле вазгыять аркасында аны стационарга чакыртып алганнар.
 
– Медицина хезмәткәрләре җитеп бетми, шуңа күчерделәр. Бу хакта белүгә, тиз-тиз җыендым да, кушылган җиргә килдем, аны-моны уйлап тормадым. Аннан соң гына курку биләп алды: алда ни көтәсен белмим бит. Миңа башка хастаханәдә, чит шәфкать туташлары һәм табиблар белән эшләргә туры киләчәк, − дип сөйләде ул. Тик, моңа да карамастан, төшенкелеккә бирелми Настя, үзен бары яхшыга өметләндерә, башкаларга да боекмаска куша.
 
− Җиңәрбез дип уйлыйм. Моңа чын күңелдән ышанам. Шул ягы бар: иремне сирәгрәк күрергә туры килер инде. Аның да сәламәтлеген куркыныч астына куясым килми, − ди шәфкать туташы. − Әле менә «Россия 24» каналында безне күрсәткәннәр, «сезне күрдек» дип язалар, рәхмәт әйтәләр, шуннан да күңел була инде.
 
Анастасия кешеләрне вазгыятькә аек акыл белән карарга өнди. Кайберәүләр хәлнең никадәр җитди булуын әле дә чамаламый бит. «Медицина хезмәткәрләре дары мичкәсендә утырган кебек. Кешеләр безгә карата битараф. Күпләр чит төбәкләрдән дәваланырга дип килә. Шулардан: «Сезгә ашыгыч ярдәм кирәкме?» – дип сорасак, «Юк» дигән җавап ишетәбез. Килсеннәр, сүзебез юк, барысына да ярдәм итәрбез. Әмма без авырып китсәк, безне кем терелтер соң?» – диде ул.

«Тырышлык бушка китмәгәнгә сөенәбез»
 
– Көн саен 12шәр сәгать эшлибез. Рес­пиратор, махсус күзлек кигәч, биттә батынкы эзләр кала, уңайсыз. Шул авыр­туларны басар өчен, күзлек астыннан пластырь, патч, бинтлар куеп калдырабыз. Көч юк, хәл бетә, әмма тырышлык бушка китми икән, шунысына сөенәбез, – ди Мәскәү хастаханәләренең берсендә эшләүче табиб Лилия Мамоева. Коронавирус шартларында үзгәреш кергән эш режимына инде күнегеп киләләр, «кызыл зона»да эшлиләр икән.
 
Чир йоктырып килгән беренче пациенты турында менә нәрсә ди ул:
 
– Беренче тапкыр бу бәла белән күзгә-күз очрашкач, бик куркыныч булды. 46 яшьлек ир-атны алып килделәр. Ул офис хезмәткәре булып чыкты. Авыру билгеләренә килгәндә, температурасы югары – 39 градус, коры ютәл, хәлсезлектән зарланды. Тиешле анализлар алынды. Җавап килгәнне өч көн көтәргә кирәк иде. Ул арада пациентның хәле начарая барды: температурасы 40ка күтәрелде, һава җитмәүдән интекте. Үпкәләрен тикшертергә җибәрдек – ике яклы пневмония диаг­нозы куелды. Шул арада коронавирус­ка бәйле анализның җавабы да килде: ул уңай булып чыкты.
 
Күзәтүләреннән чыгып, Лилия фикеренчә, үлүчеләр арасында инфаркт, шикәр чире булган, йөрәгенә операция ясалган кешеләр күп. Вирустан үлеп киткән яшьләрне әле күрмәгән, 35 яшьтән өлкәнрәкләр арасында еш очрый икән.
 
– Шундый пациентлар бар: аларның клиник билгеләре дә юк, әмма вирус йоктырулары хак. Һәркем аны төрлечә кичерә, барысы да кешенең иммунитетыннан тора, – ди табиб.

Лилия Галимова, Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе:
 
− Татарстанда өч медицина хезмәткәренең коронавирус йоктыруы билгеле. Бәхеткә, алар үзләрен чагыштырмача яхшы хис итә. Медицина хезмәткәрләре үз гаиләләре янына кайтмый. Аларга ял һәм яшәү урыны итеп кунакханә, хастаханәләрнең тулай торакларында шартлар тудырылган.
 
СҮЗ УҢАЕННАН
 
Коронавирус инфекциясеннән вакцина уйлап табучы − милләттәшебез
Илназ Имаметдинов икән. Яшь галим «Вектор» вирусология һәм биотехнология үзәгендә эшли. Аңа – 30 яшь. Ул – тумышы белән Татарстаннан, Ульяновскида белем алган. Илназ вакцинаны үзендә сынап караучы 60 кешенең берсе булып та сайланган.
 
Сан
 
Коронавирус инфекциясе таралганнан бирле Кытайда барлыгы 8 мең медицина хезмәткәре чир йоктырган. Италиядә аннан 120 табиб үлгән. Россиядә дә табиблар арасында чир йоктыручылар бар.

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 17.04.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»