поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
15.04.2020 Җәмгыять

Президент түләве кемнәргә эләкмәячәк?

Быел 7 апрельдә Россия Президенты Владимир Путинның өч яшькәчә сабыйларга 5000 сум акча түләнәчәге хакында Указы чыкты. 8 апрельдә Пенсия фонды бүлекләре ата-аналардан гаризалар кабул итә башлаган. Пособие апрельдән алып июньгә чаклы, өч ай дәвамында бирелә.

– Ул акча ана капиталы сертификатын куллану хокукы булган Россия гаиләләренә ярдәм йөзеннән оештырыла, – дип ачыклык кертте Россия Пенсия фондының Татарстандагы идарәсенең социаль түләүләр бүлеге җитәкчесе Гөлсинә Сабирова.
 
Әлеге пособиене сертификат акчасын моңа кадәр кулланмаучылар да, аннан файдаланып өлгергән гаиләләр дә алачак. Тагын бер шарты: гаиләнең сертификатны 1 июльгә чаклы алу хокукы булырга тиеш.
 
– Балага үткән айда, ягъни мартта өч яшь тулып өлгерсә,  аңа Президент түләве эләкмәячәк. Апрельдә өч яшь тулса, пособие бер ай өчен генә бирелә, – ди белгеч.
 
Бу акчалар федераль казнадан өстәмә түләү булып бара. Ана капиталы сертификаты акчасы кимеячәк икән, дип куркасы юк. Бүгенгә Пенсия фонды бүлекләренә 600гә якын гариза тапшырганнар. Хезмәткәрләр исәпләп чыгарган: республика гаиләләреннән якынча 80 меңгә якын гариза керергә тиеш. Аның өчен федераль бюджеттан  1,2 миллиард сум акча каралган. Гаризаларны 1 октябрьгә кадәр тапшырып бетерү сорала. Гаилә 1 июньнән сентябрь азагына кадәр гариза язса, берьюлы өч ай өчен, 15 мең сум күләмендә пособие алачак. Гөлсинә Сабирова аңлатуынча, гаилә өч яшькә кадәрле ике бала тәрбияли икән, бер генә гариза тутыра һәм  анда ике бала өчен дә мәгълүмат языла. Гаиләдәге башка балалар хакында искәртү кирәкми.
 
Хәзер илдәге вазгыятьтән чыгып, Пенсия фонды бүлекләре дә халыктан мөрәҗәгатьләрне электрон формада кабул итә. Балага пособие алу өчен гаризаны да, Россия Пенсия фондындагы шәхси бит яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрергә туры киләчәк. Электрон  теркәлүдә кыенлыклар булса, Пенсия фондының Татарстандагы идарәсе каршында эшләүче “кайнар линия” телефонына (8(843) 279-27-27) шалтыратырга мөмкин. Белгечләр бу очракта нәрсә эшләргә икәнен җентекләп аңлатачак.
 
– Пособие акчасы электрон гаризада күрсәтелгән кредит оешмаларына күчә. Исәп-хисап реквизитларын  дөрес тутырсагыз иде. Төгәлсезлек китсә, акча вакытында килмәячәк, – дип кисәтте Гөлсинә Сабирова.
 

Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 14.04.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»