|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.04.2020 Шоу-бизнес
"Мине барысыннан да мәхрүм иттеләр": Эльмира Кәлимуллинаның бөтен акчаларын урлаганнарҖырчы Эльмира Кәлимуллина үзенең банк картасындагы бөтен акчаларыннан колак кагуы турында хәбәр итә. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, мошенниклар акчаны җырчы йоклаганда урлаган. "Елап утырам... Мошенниклар! Мин йоклаган арада карта аша нәрсәләрдер сатып алу турында 10 смс килгән һәм хәзер минем картада - НОЛЬ", - дип яза ул. Җырчы шунда ук картасын блокировкалануын билгеләп үтә. Аның сүзләренә караганда, мошенниклар аның шәхси мәгълүматларыннан файдаланып, барлык операцияләрне башкара алган. "Күңелемдә үпкә һәм гаделсезлектән әрнү. Мин - артист, музыкант. Бердәнбер хезмәт хакы - ул концерт эшчәнлеге, сәхнә. Мин шәхси эшмәкәр буларак теркәлдем, дәүләткә салымнарымны даими түлим, барысы да максималь ачык, закон бозмыйча, намус белән яшим. Ә хәзер... Мине барысыннан да мәхрүм иттеләр. Үз-үзеңне изоляцияләү чорында мин эшсез калдым, хәзер инде яшәү өчен акчасыз калдым һәм моның кайчан бетәчәге дә билгеле түгел", - дип уртаклаша артистка. Фото: соцчелтәрләрдән
--- |
Иң күп укылган
|