поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
12.04.2020 Дин

“Тәкъдир дип ахмаклык эшләмәсәк иде. Бер тәкъдирдән икенчесенә качарга була. Аллаһы Тәгалә шуның өчен безгә акыл биргән”

Коронавирус аркасында күп кенә илләрдә мәчетләр ябык. Шул исәптән, Татарстаныбызда да. Әлбәттә, мөэмин мөселман кешесе өчен бу авыр халәт. Мәчетләргә җәмәгать намазларына, Җомгага барырга ярамый. Мондый тыю белән килешмәүчеләр дә булырга мөмкин. Аллаһы Тәгалә язмаган эш булмас дип Аллаһыга тапшырып яшибез бит. “Матбугат.ру” хәбәрчесе бу хәлгә карата “Сәлах” мәчете имам-хатыйбы Тимергали хәзрәт Юлдашевның фикерен белде.

Тимергали хәзрәт болай диде:
 
- Әссәләмү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи, вә бәрәкәтүһү! Пәйгамбәребез (с.г.в) заманында да ваба дигән авырулар булды. Һәм Пәйгамбәребез (с.г.в) үзенең хәдисендә әйтте: “Әгәр дә берәр җирдә чума кебек эпидемия булса, анда кермәгез, ә анда булган кешеләр чыкмасыннар”. Пәйгамбәребез (с.г.в) заманыда ук карантин дигән төшенчә булган, дигән сүз. Шуннан соң, Пәйгамбәребез (с.г.в) дога кылырга кушкан. Һәм Аллаһы Тәгалә аларны шушы вабалардан коткарган. 
 
Соңыннан, Гомәр ибн-Хәттаб вакытында Пәйгамбәребезнең (с.г.в) шушы сүзләре искә төшә. Гомәр ибн-Хәттаб Шәм илләренә бара. Ләкин бу Шәм илләрендә ваба чире була. Аннан “Ник кермисең соң син, Гомәр?” - дип сорыйлар. Һәм ул: “Пәйгамбәребезнең “Ваба булган җиргә кермәгез, алар чыкмасыннар”, дигән хәдисен ишеттем, шуңа күрә мин кермим, кайтып китәм”, - дип җавап бирә. Син нәрсә, Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиреннән качасыңмы?” - дип сорадылар. “Әйе, мин Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиреннән Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиренә качам,” – диде. Бу сүздән без шундый нәтиҗә ясый алабыз: кешегә Аллаһы Тәгалә акыл һәм ихтыяр, ягъни сайлау көче биргән. Кеше үзенә сайлый ала. Кеше кайвакыт “миңа үләргә тәкъдир инде” дип башына кертсә, бу ахмаклык була. Чөнки Аллаһы Тәгалә адәм баласына акыл биргән. Бер тәкъдирдән икенче тәкъдиргә качарга. Дога кылу белән авырулардан сакланып калу да, тәкъдиргә керә. Чөнки Аллаһы Тәгалә теләмәсә, яфрак та селкенми. Шулай ук хәмер эчүчеләр өчен дә шулай дип җавап бирергә була. “Аллаһы Тәгалә миңа шулай тәкъдир иткән инде эчәргә”, дисәләр, “Аллаһы Тәгалә сиңа ихтыяр көче биргән. Аллаһы Тәгаләнең бер тәкъдиреннән икенчесенә качарга була”, дип әйтергә мөмкин.
 
Аллаһы Тәгалә безгә акыл биргән, ихтыяр көчен, Коръәнне биргән, Пәйгамбәрләр җибәргән, Пәйгамбәребез (с.г.в) сөннәте бирелгән. Шушы акыл белән эш итеп, Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире белән, дөрес итеп яшәргә язсын. 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 12.04.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»