|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.04.2020 Җәмгыять
Татарстанда чираттагы фейк таралды - ышанмагыз (ФОТО)Татарстанда "таҗлы вирус" таралуы аркасында эшләре туктатылган обьектларның янәдән адымлап ачу планы язылган документ социаль челтәрләрдә барлыкка килде. Әмма документтагы мәгълүматның чынбарлыкка бернинди дә катнашы юк. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Ялган график буенча 13 апрельдән Татарстанда, янәсе, азык-төлек сатуга катнашы булмаган кибетләр, чәчтарашханә, шиномонтаж остаханәләре һәм башка объектлар эшли башлаячак.
"Бу фейк, ялган хәбәр! Кешеләрнең башларын катырырга теләүчеләрнең эше. Республика халкын шикле чыганаклар мәгълүматына игътибар белән карарга чакырабыз», - диде Лилия Галимова.
--- |
Иң күп укылган
|