поиск новостей
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 06 Май
  • Ренат Харис - шагыйрь
  • Флера Низамова - журналист
  • Хафиз Хәммәтуллин - актер
  • Гөлназ Гафурова - җырчы
  • Рәшит Кәлимуллин - композитор
  • Җәмилә Әхтәмова - шагыйрә
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
09.04.2020 Җәмгыять

Карантинлы картлык, яки Тымытыкның тыл ветеранын программа ник читләтеп үткән?

Милләттәшләребез арасында миһербанлы кешеләр һәрчак булган һәм бүген дә бар. Заманчалап волонтерлар дип әйтсәк тә була аларны. Дәүләт органнары оештырып биргәннәреннән аермалы буларак, авылларда үзләре белгән кешеләрне үз хисапларына шефлыкка алучылар да бар. Бу арада тирә-якта карантин хөкем сөргәндә бу аеруча тирән мәгънәгә ия. Ачык интернет чыганаклары белән танышып утырганда таныш кешеләр төшерелгән видеоролик күземә чалынды. Бу турыда бераз тәфсилләбрәк язарга булдым.

Тыл ветераны Минсылу апа Мөхәммәтгалиевага 94 яшь. Сугыш башланганда аңа 15 яшь булган. Гомер буе ул Тымытыкта ашханә, урта мәктәп һ.б. оешмаларда җыештыручы була, колхозда төрле эшләрдә эшли. Андыйларга пенсияне ару түлиләр дигән сүз йөри, әмма бу дөрес түгел, әби 13 мең сум ала. Ремонт күрмәгән иске өе кышларын өстендәге бишмәтен салып йокларлык булмый, диләр авылдашлары. Кемнәрдер, сугыш чоры михнәтләрен үз җилкәләрендә татучылар буларак, торак шартларын яхшырта алды бит. Нишләп бу программа Минсылу әбине читләтеп үтте икән?
 
Ялгызы яшәп картайган ул. Тымытыкта бик күп буш яткан таш биналарга йозак эленгән. Әле соңгы елларда гына кирпечтән төзелгән бер катлы менә дигән хастаханә бинасын сүттеләр. Аның төзелү вакыты да минем күз алдында 1970нче еллар уртасында гына иде бит әле. Кирәксез булгач, аны ветераннар йорты итеп җиһазлап, Минсылу апа кебек 10 ялгыз кешегә менә дигән тулай торак ясап бирәсе иде. Юк, алай итсәң кешечә була бит. Тымытык үзәгендә ике административ бинаның искесе буш диярлек. Минсылу апа күрше-тирәсендә яшәүче миһербанлы кешеләр, ягъни волонтерлар кайгыртуы аркасында ходай биргән гомерен яшәп ята.
 
Ленинга 150 ел, ТАССРга 100 ел, Бөек Җиңүгә 75 ел тулганда Минсылу әби кебек ярдәмгә мохтаҗ 80-90 яшьлекләр дә бар бит арабызда. Алар гомер буе ил өчен дип бил бөксәләр дә, бу көнгә калырбыз дип башларына да китермәгәннәрдер. Сугыш чоры балалары дип сөйләнүебез дә буш сүзләр генә булып кала бирә. Элеккеге район үзәгендә, урта мәктәбе дә авыл күрке булып торган Тымытыкта яшь буынга нинди үрнәк күрсәтәбез бит, җәмәгать.
 
Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ, муниципаль берәмлек депутаты, хезмәт ветераны, журналист. Азнакай районы.
 
Рәсемдә: Тымытыкның тыл ветераны.

Хәким ГЫЙЛӘҖЕВ
Матбугат.ру
№ --- | 09.04.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»