|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2020 Җәмгыять
"Авылдашларына коронавирус йоктырган өчен тезләнеп гафу үтенгән"Әлеге ханым Украинада Черновицк өлкәсенең Коленковлар авылыннан. Күптән түгел ул Италиядә йөреп кайткан, әмма үз-үзен изоляцияләмәгән, берни булмагандай йөргән. Нәтиҗәдә, COVID-19 балаларына һәм оныкларына йоккан, шулай ук, авылында 14 кеше, шул исәптән авыл башлыгы да чирләгән. Хәзер авылдашлары аны янап куркыталар икән. Хатын бу хәлгә түзә алмыйча, видео яздырткан: «Сез минем өемне яндырырга телисез икән дип ишеттем, балаларымны, оныкларымны да кыйныйбыз, дисез. Мин бүген дәваханәдән терелеп кайттым. Балаларым да савыктылар. Барыбыз да исән-саубыз. Теләсәгез, мине үтерегез, әмма, зинһар өчен, балаларыма тимәгез инде! Мин сездән гафу үтенәм". Бүтән Италиягә бармаска ант итәм, тик кичерә күрегез мине", - дип ялварган тезләнгән килеш.
Ул гаиләсе белән хәзер бер кая да чыкмый. Өйләрендә ашарга калмаган, запас азык-төлекләре беткән. Билгеле, хәзер ярдәм сорар кешеләре дә юк.
Әйткәндәй, Украинада бүгенге көндә коронавирус белән чирләүчеләрнең саны 350дән артык, 9 кеше үлгән.
Автор : Каспранова Ләйсән
Чыганак: imag.one
Фото: Видеодан скриншот
--- |
Иң күп укылган
|