поиск новостей
  • 03.06 "Ләйлә вә Мәҗнүн". Кариев театры, 18:30
  • 06.06 "Хан кызы". Кариев театры, 10:00
  • 07.06 "Тап...шырылган хатлар". Кариев театры, 18:30
  • 11.06 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 11:00
  • 12.06 "Мәхәббәт күгәрченнәре". Кариев театры, 18:00
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Самбо. "Ак Барс" көрәш сарае
  • 13.06-14.06 БРИКС уеннары. Бадминтон. Бадминтон үзәге
  • 13.06 "Артист". Кариев театры, 18:30
  • 14.06 "Корт". Кариев театры, 18:30
  • 15.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:00
  • 18.06 "Җырлап яшик". Кариев театры, 18:30
  • 19.06-21.06 БРИКС уеннары. Йөзү. ДВВС
  • 19.06-20.06 БРИКС уеннары. Ат чабышы. МКСК Казан
  • 19.06 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30
  • 20.06-22.06 БРИКС уеннары. Футбол. Баскет-холл
  • 20.06 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:30
  • 22.06 "Ал җилкәннәр". Кариев театры, 13:00 һәм 18:00
  • 25.06 "Рөстәм маҗаралары". Кариев театры, 18:30
  • 26.06 "Гөлчәчәк". Кариев театры, 20:00
  • 27.06 "Яратып туялмадым". Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 03 Июнь
  • Резидә Төхфәтуллина - җырчы
  • Роберт Галиев (1953-2021) - режиссер
  • Флүс Латыйфи (1943-2010) - язучы
  • Дмитрий Самаренкин - дәүләт эшлеклесе
  • Галина Аристова - журналист
  • Алсу Фаракшина - юмор остасы
  • Закиева, МИнск, тирэсендэ 1 булмэле квартира снимать итэм. 89377734777
  • Вахитов районы Хороводная 50 квартирада ремонт эшләту сәбәпле мебель сатыла (прихожая шкафы, кухня гарнитуры, ишекләр, лоджия ишекләре тәрәзәләре белән, газ плитәсе). Тел. 89655886559
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
Архив
 
27.03.2020 Мәдәният

Һәлак булган Әлмәт театры артисты Илшат Агиев турында якыннары: «Бөтен эшләрен башкарып китәргә теләгән, ахрысы»

Халыкара театр көнендә Әлмәт татар дәүләт драма театры зур югалту кичерде – җыр-моңга гашыйк артист Илшат Агиев юл фаҗигасендә һәлак булды. Аңа нибары 28 яшь иде.

Фаҗига 26 март кичендә Казан – Оренбург юлының 266 нчы километрында өч машина катнашында килеп чыга. 1987 елгы йөртүче утырган «Тойота Камри» машинасы, каршы як юлга чыгып, бер-бер артлы ике машинага бәрелә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике машина йөртүченең дә гомере өзелә. Каршы як юлдан килүче әлеге ике машинаның беренчесендә хатыны белән Илшат Агиев та була…
 
Артист тумышы белән – Башкорстанның Тәтешле районы Күрдем авылыннан. Әлмәт театрына ул, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин курсын тәмамлап, 2011 елда эшкә килә. Җыр-моңга гашыйк, татар җанлы, тыйнак – белгән кешеләр аны шушы сүзләр белән тасвирлый.
 
Әлмәт театрының урта буын артисты, Татарстанның халык артисты Рәфыйк Таһировка да бу вакыйга белән килешү шактый авыр. Илшатны аеруча якын иткән кешеләрнең берсе ул.
 
–  Театрдан озату булмады шул, рөхсәт итмәделәр. Моргтан гына озаттык. Кеше күп җыелган иде, бик озак көттек. Хатыны хастаханәдән чыкты, әмма ул әле хәлне тулысынча аңлый торган халәттә түгел, – дип ачыклык кертте артист. Әлмәт театрының күп кенә ир-атлары Илшатны Башкортстанга кадәр озата киткән. Улын анда әнисе көтә. Илшатның әтисе – Себер якларында эштә, аның да кайтып җитешүен көтәләр…
 
Гастроль вакытларында да бергә сөйләшер сүзләре бетмәгән, карашлар, фикерләр уртаклыгы бәйләгән Илшат белән Рәфыйк әфәндене. Әдәбият, милләт, хәзерге хәлебез – яшь булса да, мондый җитди темаларга карата да фикере булган артистның. Ул Илшатны соңгы арада ашыгып, ашкынып яшәгәнен әйтә.
 
– Бик ачык, актив, җырга оста егет иде. Аның өчен кумир үзенең остазы Илдар Хәйруллин булды, – дип сөйләде Рәфыйк Таһиров. – Бер-ике ел элек ул дингә килде, Әлмәттә үз торагын булдырды, шушы арада гына машина йөртү таныклыгы алды. Бөтен эшләрен башкарып китәргә теләгән, ахрысы.
 
Курсташы Лилия Харитонова-Заһидуллина Илшатны якты күңелле, ачык йөзле итеп истә калдырачак.
 
– Илшатыбызны алкышлап озаттык. Ул – тамашачыны, тамашачы аны яратты. Ә тавышы! Үзе юк, ә җырлары безнең йөрәкләрдә… Кәеф төшкән вакытта да, аның яныннан узып китсәң: «Лилиякәй, кил әле, бер кочаклап алам», – дип, дусларча кочаклар иде. Без, «Хәйруллин»ныкылар, барыбыз да туганнар кебек. Безнең өчен онытылмаслык зур югалту бу, – дип сөйләде артист.
 
Әле күптән түгел генә Әлмәт театрында иске сәхнә белән саубуллаштылар (яңа сәхнә корырга җыеналар). Яңасында уйнарга насыйп булмады Илшатка, аның каравы тугыз ел хезмәт иткән, аның моңнарын сеңдереп калган сәхнәсе белән хушлашып өлгерде.
 
Агиев Илшат Фәнзәви улы
 
Уйнаган рольләре: Камәретдин – «Назлы кияү» (К.Тинчурин), Вафа – «Тормыш корабы» (Ә.Еники), Морат – «Студентлар  3D» (Н.Гаетбай), Акбай – «Акбай һәм сарык малае» (Т.Миңнуллин), Ризван Арсланов – «Күк капусы ачылса» (Х.Вахит), Степа абый – «Җенле юл билгеләре» (Г.Кәшипова), Исәнбай – «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт), Бенволио – «Ромео һәм Джульетта» (У.Шекспир), Ридван – «Амазонка» (И.Зәйниев), Арслан –  «Туган-тумача» (И.Зәйниев), Әмир – «Кызлар килде авылга» (Н.Гаетбай), Өченче Алла, Бонзо – «Бистә фәрештәсе» (Б.Брехт), Качкинский – «Качаклар» (Н.Исәнбәт), Егет – «Шүрәле-шоу» (Э.Шахов), Вәзир – «Играем маленького Мука» (Э.Шахов), Гыйльметдин – «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш), Сганарель – «Әҗәлгә дару бар диләр» (Ж.Б.Мольер), Дэвид Тайсон – «Тыкрыкта булды бу хәл» (З.Хәким), Нәфкать – «Хыял йорты» (И.Зәйниев), Хор – «Медея» (Г.Мюллер hәм Еврипид).
 
2016 елда Әлмәт шәһәр башлыгының «Ел актеры» премиясе лауреаты

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.03.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»