|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.03.2020 Җәмгыять
Мәрхүмә Айгөл Фазыйлованың улы бүген ничек яши?Яман шештән вафат булган Айгөл Фазылованың туганы Айгөлнең улы Әмирнең яңа гаиләдә ничек яшәве турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, малай мәрхүмә әнисенең 58 яшьлек туганнан туган абыйсы һәм аның 50 яшьлек хатыны белән шәхси йортта яши. "Әмир бүген миңа кунакка Казанга килергә тиеш иде, әмма коронавирус аркасында сәфәрне кичектерделәр", - дип сөйләгән Рәхилә Фазылова. Гаиләнең дус кызы Гөлчәчәк Гарифуллина да Әмир белән видеоэлемтә аша даими аралашып тора. "Малай канәгать, аңа яңа гаиләдә ошый. Мәктәпкә йөри, хәзер ул каникулларда. Аның янына кунакка бармадым әле, чөнки аның опекуннары җәйгә кадәр Әмирнең яңа шартларга ияләшүе сәбәпле баланы бик борчымавын сорый. Әмирдән әнисе турында сорамыйм. Айгөл вафатыннан соң ул бераз үзгәрде, сагынуын сизәм", - ди Гөлчәчәк. Исегезгә төшерәбез, Айгөл Фазылова яман шештән 2019 елның ноябрендә вафат булды. Бу хакта "Матбугат.ру" да язып чыктык. Үләр алдыннан ул Андрей Малахов программасына барып, үз язмышын сөйләп һәм, үзенең тиздән үләсен аңлаган көе улына яңа гаилә эзләп, бөтен илгә танылган иде. Фото: соцсети
--- |
Иң күп укылган
|