поиск новостей
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 21 Май
  • Фәрит Бикчәнтәев - режиссер
  • Ринат Суфиев (1939-2007) - язучы
  • Альбина Апанаева - җырчы
  • Галия Кайбицкая (1905-1993) - актриса
  • Чулпан Гарипова - журналист
  • Айгөл Шәвәлиева - pr-белгеч
  • Хатип Госман (1908-1992) - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
25.03.2020 Шоу-бизнес

Илгәрәй гаиләсендә күңелсез хәл: җырчы "Полициядә бу эшкә җитди карамыйлар" ди (ВИДЕО)

Барыгызның да "Хатико" дигән киноны караганы бардыр. Хатико исемле эт соңгы сулышына кадәр үз хуҗасына тугры булып кала. "Матбугат.ру" ачыклаганча, бу фильм җырчы Илгәрәйнең иң яратканнары арасына керә икән. Ул аны бик тирән мәгънәле дип атый.

Әлеге уңайдан Илгәрәй гаиләсендә булган кайгысы белән уртаклашты. Җырчының әтисе Рәхимулла абыйның арабыздан киткәненә дә 115 көн тулган икән.

"Вакыт уза, тик күңел һаман ышанмый... Әтинең дә Хатико кебек дусты, эте Багир бар иде. Әти аны шулкадәр яратты... Чын мәгънәсендә аның тугры дустына әверелде. Ничә тапкыр әти аны үлемнән алып калды! Әти үлгәч, Багирның да күзеннән яшьләр кипмәде. Ул елады, сыкрады, әтине көтте, аны сагынды! Шуннан соң,без аны бәйгә куярга мәҗбүр булдык. Тик, күрәсең, Багирның сагынуы аннан да катырак булып чыкты((( Ул бәйдән качып, капка өстеннән сикереп, урам буйлап әтине эзләде...Менә 17 март көнне дә ул бәйдән ычкынып, чыгып киткән... Тик бу инде аның өчен соңгысы булды..." - дип күңелендәге авыр ярасы белән уртаклаша җырчы.

"Матбугат.ру"га билгеле булганча, фаҗига булган көнне Илгәрәйнең энесенең тормыш иптәше Алия баласы белән урамга чыккан була. Ул этнең бәйдән ычкынуын абайлый. Эзләп тә карый, тапмый. Соңрак Багирның кайтуын, аның артыннан ук машина килүен күрә. Машина аның янына туктап, баласын читкә алуын, этнең котырынган булуын әйтә. Алия исә бу эт безнеке бит дип җавап бирә. Тегеләр этнең чүплектә йөрүен, бик ябык булуын әйтеп, аны алып китмәкче булалар. Алия ризалашмый. Шуннан әлеге кешеләр, ярар алайса, ул хәзер бер сәгатьтән уяначак дип китеп барганнар.

"Тик Багир күзләрен ачмады.... Аңа нәрсә кадаганнарын без белмибез! Әгәр дә анда Алия булмаса, Багирны алып та киткән булырлар иде! Багирның кая юкка чыкканын без белмәс тә идек. Сорау, бу кешләр кем һәм нигә алар Багирга дротик белән атканнар? Дротикта нәрсә иде, чыннан да йоклата торган препаратмы әллә дитилин дигән дарумы? Безнең дә гаеп бар, этнең бәйдән ычкынганын күрми калдык! Полициядә бу эшкә җитди карамыйлар! Видеосы бар, ә моны эшләүчеләрне һаман таба алмыйлар! Багир, рәхмәт сиңа! Син тугры эт идең!" - дип үртәләнә Илгәрәй.

 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Сәлам, дуслар! Барыгызның да "Хатико" дигән киноны караганы бардыр... Хатико исемле эт соңгы сулышына кадәр үз хуҗасына тугры булып кала... Бу фильм минем иң яратканнары арасына керә. Ул бик тирән мәгънәле. Бүген әтинең безнең арадан киткәненә 115 көн... Вакыт уза, тик күңел һаман ышанмый... Әтинең дә Хатико кебек дусты, эте Багир бар иде.... Әти аны шулкадәр яратты... Чын мәгънәсендә аның тугры дустына әверелде. Ничә тапкыр, әти, аны үлемнән алып калды! Әти үлгәч, Багирның да күзеннән яшьләр кипмәде. Ул елады, сыкрады, әтине көтте, аны сагынды! Шуннан соң,без аны бәйгә куярга мәҗбүр булдык. Тик, күрәсең, Багирның сагынуы аннан да катырак булып чыкты((( Ул бәйдән качып, капка өстеннән сикереп, урам буйлап әтине эзләде...Менә 17 март көнне дә ул бәйдән ычкынып, чыгып киткән... Тик бу инде аның өчен соңгысы булды... . Сәгать 11.30 да энемнең тормыш иптәше бала белән урамга чыкты. Күрсә, эт бәйдән ычкынган. Урамга чыгып, ул аны эзләгән. Караса, Багир кайтып килә. Артыннан ук машина. Машина Алия янына туктап: "Уберите ребенка, бешанная собака", дигән. Алия: "Это не бешанная собака, это наша собака", дигән. Тегеләр: "Она на мусорке гуляла, вся какая-то истощенная. Зачем она вам, давайте мы ее увезем",-дигәннәр! Әлбәттә Алия ризалашмаган! Тегеләр, ярар алайса, ул хәзер бер сәгатьтән уяначак дип китеп барганнар! Тик Багир күзләрен ачмады.... Аңа нәрсә кадаганнарын без белмибез!!! Әгәрдә анда Алия булмаса, Багирны алып киткән булырлар иде! Багирның кая юкка чыкканын без белмәстә идек. . Сорау, бу кешләр кем, һәм нигә алар Багирга дротик белән аттылар? Дротикта нәрсә иде, чыннан да снотворныймы әллә дитилин дигән дарумы? Бәлки кемнәрдер аны чакырткан. Безнең дә гаеп бар, неуследили! Полициядә бу эшкә җитди карамыйлар! Видео бар, ә моны эшләүчеләрне һаман таба алмыйлар!!! . Багир, рәхмәт сиңа! Син тугры эт идең! . #илгэрэй #илгарай #илгерей #ilgaray #ilgarayclub #казан #казань #kazan #tatarstan #концерты #клипы #новыйклип #майдантв #майдантвмосква

Публикация от ИлГәрәй (@ilgaray) 23 Мар 2020 в 9:19 PDT


---
Матбугат.ру
№ --- | 25.03.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»