поиск новостей
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 20 Май
  • Илназ Минвәлиев - җырчы
  • Бәхтегәрәй Шәфиев (1897-1918) - революционер
  • Айдар Хафизов - актер
  • Сәмига Сәүбанова - язучы
  • Ринат Гобәйдуллин - композитор
  • Шакир Мөхәммәдев (1865-1923) - язучы
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
Архив
 
23.03.2020 Шоу-бизнес

Инсаф Марданов: “Күңелем яз тели”... бу җырны сагыну хисе белән башкарам”

Эстрадага “Нигә елый ландышлар” җыры белән килеп кереп, тиз арада тамашачы мәхәббәтен яулаган, Балтач районы егете Инсаф Марданов тагын бер яңа җырын һәм шул җырга төшерелгән клибын тәкъдим итә. Бүгенге көнгә актуаль булган, яз темасына багышланган “Күңелем яз тели” җырын Инсаф ниндидер бер ностальгия, сагыну хисе белән башкара. "Чөнки гитарада уйнарга өйрәнгән яшүсмер чагымда ук бу җырны бик яратып җырлый идем”, - дип сөйләде ул.

Шушы көннәрдә "Күңелем яз тели” җыры музыкаль интернет-кибетләргә сатуга чыкты. Җырны шуннан алырга мөмкин.

Гадәттә, талантлы сәнгать әсәре йөрәкләргә үтеп керми калмый, бу очракта да, талантлы башкаручысы да, җыры да күңелләрне битараф калдырмый. Җырчының инстаграмдагы сәхифәсендә тыңлаучылардан уңай кайтавазлар килеп тора. 

Үсмер чакларны, егет чаклардагы хатирәләрен яңартып, Инсаф Марданов әле моннан бер ун еллап элек кенә дә авыл-район яшьләренең кичләрен дискотекаларга җыелуын, матур итеп кич утыруларын искә төшерә.
“Студент чакларымда да, укып бетергәч тә, җиде ел дәвамында үзебезнең авылда дискотекалар оештырдым. Район буенча хәйран гына халык җыела иде. Йөзләгән кеше урам тутырып кайта иде. Авыл клубы янында гитарада уйнап, җырлап, күңелле итеп кич утыра идек. Урамда күрешкәндә дә, дуслар миңа гитарасыз чыкма дип, әйтеп кайтаралар иде. Шул кич утырулар вакытында егетләр, кызлар танышып, дуслашып китәләр. Җанлы аралашу, бер-береңә гашыйк булулар, күз төшерүләр – барысы да шул кич чыгуларда була иде. Хәзерге көн белән чагыштырганда, телефонга текәлеп, интернет аша аралашып, ватсапта язышып утырмый идек. Өлкәннәр әйткәндәй, без яшь чактагы җыр инде бу, шул җырга яңа сулыш бирергә теләп аранжировка ясатып, яңадан яздырдым, - дип сөйләде Инсаф Марданов “Матбугат.ру”га.
Хәзерге вакытта Инсаф Марданов мәҗлесләр алып бару өлкәсендә уңышлы эшли. Зур сәхнәгә чыкканчы ук ул күпләрне үзенең талантына мөкиббән иткән, үз тамашачысын булдырган яшь җырчы. 
 
Моңарчы яшь җырчы Инсаф Марданов турында “Матбугат.ру”да язган идек, тулырак танышу өчен алдагы язмада укый аласыз. 
 
 


---
Матбугат.ру
№ --- | 23.03.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»